Дәүләт Советының яңалыклары

Документларның мәҗбүри нөхсәләре турындагы законга үзгәрешләр кертелә

28 июнь 2016, 15:28

Документларның мәҗбүри нөхсәләре турындагы законга үзгәрешләр кертелә
Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “ТР документларының мәҗбүри нөхсәләре турында” ТР Законының 5нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын тәкъдим итте. Парламент документны беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Разил Вәлиев әлеге закон проектының федераль законга тәңгәллеген тәэмин итү максатында эшләнгәнлеген хәбәр итте. 2016 елның 1 июлендә “РФ стандартлаштыру мәсьәләләре турындагы кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон гамәлгә кертелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан законына да үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Матбугат үзәге