Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин: "Төп максатыбыз – закон чыгару эшчәнлеген системага салу иде"

28 июнь 2016, 15:28

Фәрит Мөхәммәтшин: "Төп максатыбыз – закон чыгару эшчәнлеген системага салу иде"
2016 елда Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары халык белән очрашулар уздыруга, аларны борчыган мәсьәләләр белән танышуга аеруча зур игътибар биргән. Әлеге проблемаларны хәл итү – аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Матбугат конференциясе Дәүләт Советының 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланды.

- Билгеле булганча, агымдагы елда без үз алдыбызга шактый мөһим бурыч куйдык. Төп максатыбыз – закон чыгару эшчәнлеген системага салу иде. Бу – республикада тормыш дәрәҗәсен законнар нигезендә яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип каралды. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә шактый гына уңышларга ирештек, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта республика парламенты үз алдына нинди бурычлар куя соң? Төп максат – илдәге катлаулы икътисади вәзгыятьнең халык тормышына тискәре тәэсирен булдыра алганча киметү. Федераль тарифлар арту исә халык тормышына начар йогынты ясамасын өчен шулай ук шактый зур эш башкару күздә тотыла. Аз керемле татарстанлыларга ярдәм итү, торак төзелешендә, коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәртип урнаштыру – әлеге юнәлешләрне үз эченә алган законнарга аеруча зур игътибар биреләчәк, дип ышандырды Дәүләт Советы рәисе.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек итүгә, үзара хәбәрләшеп эшләүгә зур игътибар бирә.

- Президентыбыз Дәүләт Советы утырышларын калдырмый диярлек. Әгәр дә республикабыздан читтә булмаса, һәр сессиядә катнаша. Республика Хөкүмәте дә безгә зур ярдәм күрсәтә. Кайчакларда теге яки бу мәсьәләне хәл итү юллары турында бергәләп уйлашабыз. Әйтергә кирәк, илдә катлаулы икътисади вәзгять хөкем сөргәндә бу эшчәнлекнең әһәмияте бермә-бер арта. Игътибар иткән булсагыз, 2016 елның гыйнвар-май айларында республика икътисады шактый үсеш кичерде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Өстәвенә, агымдагы елда Татарстан депутатлары халык белән эшләүгә дә зур игътибар биргән.

- Быел без комитет, президиум утырышларын халык арасында, алар катнашында уздырырга тырыштык. Районнарга, шәһәрләргә чыктык. Халык белән очрашулар уздырдык, аларны борчыган мәсьәләр турында үзара фикер алыштык. Шул рәвешле, агымдагы елда халык белән араларыбыз шактый якынайды, дип әйтә алам, – диде Дәүләт Советы рәисе.

Тагын бер мөһим бурыч – Татарстан кануннарын федераль законнар белән тәңгәл китерү.

- Әйтергә кирәк, республикабызда закон чыгару эшчәнлеге федераль дәрәҗә белән чагыштырганда күпкә алда бара. Кайсыбер федераль законнар бездән соң гына кабул ителә. Шуңа күрә үз кануннарыбызны федераль законнарга туры китереп җитешә алмыйбыз. Касыбер очракларда федераль законнар төбәк вәкаләтләрен дә бозып кабул ителергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле, билгеле. Шуңа күрә бу өлкәне җитди контрольдә тотабыз, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Intertat.ru" газетасы язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары