Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Парламентта инвалидларның транспортын кую урыннары белән бәйле проблемалар каралды

29 июнь 2016, 18:41

Парламентта инвалидларның транспортын кую урыннары белән бәйле проблемалар каралды
Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен машина кую урыннарына кагылышлы кагыйдәләр һәм законнар тулысынча үтәлми. Әмма кагыйдә бозулар зур түгел, дип белдерде бүген Татарстан парламентында узган "түгәрәк өстәл" барышында республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская.

Чара шәһәр объектларында инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру таләбе үтәлеше, аерым алганда, оешмалар янында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен машина кую урыннары булдыруга багышланган иде. "Бу юнәлештә зур адым ясалуын билгеләп үтәсем килә. Без тикшергән объектларда уңайлы мохит тудыру һәм инвалидлар өчен машина кую урыннары булдыру буенча нинди дә булса чаралар күрелгән. Билгеле, чишеләсе мәсьәләләр дә бар", - диде Сәрия Сабурская.

Машина кую урыннарына бәйле булган кыенлыклар исәбенә ул эре сәүдә үзәкләре янында инвалидлар өчен билгеләнгән урыннар санының аз булуын кертте. Законда күрсәтелгәнчә, машина кую урыннарының 10 проценты физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бүленгән булу шарт. Мондый һәр урын кимендә 3,5 метрлы булуы да мөһим. Соңгысы, күп очракта, объектлар тарафыннан үтәлми, диде кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле. "Коляскалы кеше өчен, күрше урында машина бар икән, машинадан чыккада ук кыенлыклар туачак. Моны истә тоту кирәк", - ди ул. Инвалидлар машина куярга тиешле урыннарда билгеләрнең күренер-күренмәс кенә булуы, яисә буяуларының бөтенләй бетүе дә закон бозуга керә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер медицина үзәкләре янында машина кую урыннары инвалидлар өчен генә түгел, гомумән дә булмавы ачыкланган. Бу, шулай ук, - законны үтәмәү. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен машина кую урыннарын тулысынча диярлек кагыйдәләргә туры китереп ясаучы оешмалар да бар. Мисалга ул су спорты төрләре сараен китерде. Әмма биредә дә эшләп бетерәсе эшләр булуын билгеләп үтте.

Машиналарның инвалидныкымы-юкмы икәнен күрсәтә торган билгеләрнең булмавы да рейд уздыручыларда сорау тудырган. Транспортның хуҗасы, дөрестән дә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешенеке икәнен ачыклау өчен Сәрия Сабурская бердәм реестр булдырырга кирәклеген әйтте. Шулай ук, закон бозучыларны ачыклау максатыннан, инвалидлар өчен булган машина кую урыннарын фото һәм видеога төшерә торган җиһазлар белән тәэмин итәргә тәкъдим итте.

Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков сүзләренчә, Сәрия Сабурская тәкъдим иткән бердәм реестр булырга тиеш. Казан Башкарма комитетында мондый система инде булдырылган һәм анда муниципаль машина кую урыннарында транспортларын куючы 1,7 мең кеше теркәлгән. "Бу реестрны республика күләмендә дә җайга салу кирәк, чөнки Казанга Татарстанның башка шәһәрләреннән дә киләләр", - диде Игорь Новиков. ЮХИДИ вәкиле билгеләп үткәнчә, закон бозучыларга 5 мең күләмендә штраф каралган. Машина кую урыннарында инвалидлар транспорты өчен диелгән билгеләр булмау, машинаның, дөрестән дә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешенеке булуны ачыклый торган база юклыгы шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен кыенлыклар тудыра. "Без һәр парковкага ЮХИДИ хезмәткәре куя алмыйбыз. Шуңа да фото һәм видеога төшерүне колачлырак итү кирәк", - диде Игорь Новиков. Ул шулай ук машина кую урыны булмаган оешмаларның да закон бозуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әгәр дә парковка юк икән, анда хезмәт күрсәтү оешмасын ачу закон тарафыннан рөхсәт ителми.

Чарада эре сәүдә үзәкләре вәкилләре дә катнашты. Алар закон чыгару һәм башкарма комитет вәкилләренә сорауларын бирде һәм объектларда булган җитешсезлекләрне бетерергә вәгъдәләде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары