төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото







Терроризмны ялгыз гына җиңеп булмый

30 июнь 2016, 17:51

Терроризмны ялгыз гына җиңеп булмый
ТР Дәүләт Советы депутатлары бүген Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булды. Алар, "Ататөрек" аэропортында теракт булу сәбәпле, кайгынамә китабына язып калдырдылар.

"ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм депутатлары исеменнән "Ататөрек" халыкара аэропортында һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре югалту ачысын уртаклашабыз. Террорчылыкның милләте һәм конфессиясе юк. Бу явызлыкны бары тик бергәләшеп - бөтен цивилизацияле кешелек тырышлыгы белән генә җиңәргә мөмкин. Зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарына, бөтен төрек халкына ныклык һәм кыюлык телибез. Гаеплеләргә - гадел хөкем", - диелгән алар калдырган язмада.

Бу сүзләрдән соң ТР Дәүләт Советының барлык депутатлар корпусы исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев имза куйган.

"Ататөрек" аэропортындагы шартлаулар безнең тынычлыкның никадәр дәрәҗәдә "уалучан" булуын күрсәтә. Бу вакытта Чаллы балаларының анда булуы, куркулары һәм стресс алулары беркемнең дә бу афәттән якланмавы турында сөйли. Зыян күргән 249 һәм һәлак булган 41 кеше арасында төрле милләт һәм төрле халык бар. Үзебез генә бу бәлане җиңә алмыйбыз. Барлык илләргә бергәләп терроризмга каршы көрәшергә кирәк", - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

"Әлбәттә, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр җайлашу юнәлешен алуга шатбыз. Бу уңайдан Татарстан һәрвакыт аерым позиция биләде, чөнки без Төркия белән - тугандаш халык. Бу безнең хезмәттәшлекне торгызу һәм үстерү перспективаларын ача", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Төркиянең иң зур каласы Истанбулда теракт булуы безнең барыбызны да тетрәндерде. Бу терактның Рамазан аенда булуы мөселман халкы өчен аеруча зур афәт булды. Мин һич кенә дә бу террор актын кылган адәмнәрнең мөселман булуына ышанмыйм, диде бу уңайдан Разил Вәлиев.

“Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле вакытлары булды. Шушы көннәрдә генә катлаулы мәсьәләләр хәл ителә башлаган иде. Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр борынгы вакыттан килә, без бертуган халыклар: безнең динебез дә, телебез дә, тарихыбыз да уртак. Шуңа күрә без Төркиядә булган һәр гамәлгә бик игътибарлы булабыз, яхшы, сөенечле хәлләр булса, - алар белән бергә сөенәбез, авыр хәлләр булса, - көенәбез. Бу юлы, бер караганда, бик зур хафа булды, икенче караганда, ике илнең җитәкчеләренең үзара уртак тел табуы безне сөендерде. Киләчәктә без сөенеп кенә яшәсәк иде, хафалы хәлләр булмасын иде, ике ил арасында дуслык булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп кенә яшәрбез дип уйлыйм”, - дигән фикер әйтте ТР парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

"Татар-информ" МА язмасы һәм фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.