Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Фәрит Мөхәммәтшин: “ТатНИПИнефть” – республика нефтьчеләренең фикер үзәге”

18 август 2016, 18:14

Фәрит Мөхәммәтшин: “ТатНИПИнефть” – республика нефтьчеләренең фикер үзәге”
Бүген Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән “ТатНИПИнефть” коллективын предприятиенең оешуына 60 ел тулуы белән котлады.

Дәүләт Советы Рәисе институтны “республика нефтьчеләренең фикер үзәге” дип атады. «Сезне республика нефтьчеләренең фикер үзәге оешуына һәм эшчәнлек алып баруына 60 ел тулуы белән котлыйм! «ТатНИПИнефть» – ул безнең нефть мәйданнарын акыллы файдаланып, зур күләмдә нефть табарга мөмкинлек бирә торган фән һәм практика синтезы », – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, «ТатНИПИнефть» башта ук Татарстан һәм Советлар Союзының, хәзер инде Россия Федерациясенең кайбер төбәкләренең нефть сәнәгате мөмкинлекләрен билгеләгән. «Сез һәрвакыт югарыда булдыгыз. Юкка гына Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге сәнәгатендә институт галимнәренең хезмәтләре чагылыш табуы юкка гына түгел», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы институт галимнәре проектлары ярдәмендә 2 миллиардтан артык тонна нефть табылуын, 2600 ачыш ясалуын, чит ил дәүләтләренең 73 патенты алынуын, 83 фәнни хезмәтләр тупланмасы басылуын билгеләп үтте. Аннары Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшырды. «ТатНИПИнефть» коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бораулау бүлеге төп фәнни хезмәткәре Габдерәшит Абдрахмановка “Тырыш хезмәт өчен” медале бирелде. Башка бүләкләр дә тапшырылды.

Тантаналы чарада Россия Федерациясенең запаслар буенча Дәүләт комиссиясе директоры, Берләшкән милләтләр оешмасының тотрыклы энергетика буенча Комиссиясенең беренче урынбасары Игорь Шпуров та катнашты. «Сезнең җентекләп өйрәнелгән җирегездә – мөгаен, андый хәл бөтен илдә юктыр – ел саен нефть табуны арттыра барасыз, бу үзе бер сәнгать. Без бүген Татарстанда нефть табуны 30 миллион тоннага кадәр арттыру турында сүз алып барабыз. Бу зур бурычны сездән башка хәл итеп булмый», – дип мөрәҗәгать итте ул институт коллективына. Ул нефть һәм газга озак вакытлар җитди алмаш булмаячагын да әйтте.

“Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наиль Маганов фәнни казанышларның сәнәгать мөмкинлекләре белән үрелеп баруы «ТатНИПИнефть»нең визит карточкасы дип белдерде. «Еллар үткән саен институт үзенең фәнни-тикшеренү һәм проект-ачыш базасын ныгытып кына барып, чыганакларны эшкәртү буенча үзенчәлекле тәҗрибә туплады. Бу безгә җиңел нефть табу кимү чорын коралланып каршы алырга мөмкинлек бирде», – диде ул.

Хезмәт ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.

Татар фәнни-тикшеренү һәм проект институты («ТатНИПИнефть») гамави акционерлык җәмгыяте 1956 елда нефть табуга фәнни яктан терәк күрсәтү максатыннан оештырылган. Бүген ул скважиналарны ясау, ремонт, куллану, шулай ук нефть ятмаларын эзләү һәм куллану өлкәсендә проектлар төзү буенча илнең алдынгы институтларының берсе.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте