Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы

22 август 2016, 8:40

Кадерле ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән чын күңелдән котлыйм сезне.

Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең бәйсезлеген һәм мәдәниятнең үзенчәлеген, рухи куәтнең мөһимлеген, тарихи традицияләрнең һәм буыннар алмашының бөтенлеген дәлилли торган милли символлар. Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр төс – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә. Сәясәттәге, икътисадта һәм иҗтимагый тормыштагы уңышлар, фән һәм спорт өлкәсендәге казанышлар бездә горурлык хисләре уята һәм бөтен дөньяга танылган, хөрмәткә ия булган әләмнең җилфердәве шуны раслый.

Илебез алдында зур бурычлар тора. Аның иминлеге, уңышы һәм алга таба үсеше нәкъ менә безгә – рухи бөтенлек һәм Ватанга тугрылык нигезендә берләшкән бердәм Россия дәүләте гражданнарына бәйле. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халыкларының дус һәм тату гаиләсендә, ышанычлы адымнар белән инновацион үзгәрешләр юлыннан бара. Уртак тырыш хезмәт, диннәр арасындагы татулыкны һәм халыклар дуслыгын саклап калу теләге Россиянең абруен һәм куәтен ныгытуга зур этәргеч бирә. Күпмилләтле Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә аклы-зәңгәрле-кызыллы байрак горур җилфердәсен, һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлек, гаделлек һәм изгелек тантана итсен!

Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар! Барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим. Ватаныбыз белән горурланып, бәхетле яшик!