Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Югары Осланда яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатларына авылда боз сарае ачарга тәкъдим итте

22 август 2016, 16:05

Югары Осланда яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатларына авылда боз сарае ачарга тәкъдим итте
Бүген Югары Осланда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре урынбасары Юрий Камалтынов җирлек башлыклары һәм "БР" партиясенең беренчел бүлеге җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Биредә яшәүчеләр депутатларга районны үстерү буенча тәкъдимнәрен белдерде.

Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, бюджетның социаль юнәлешен саклап калуга ирешәбез - төрле җәмәгать кирәк-яракларына барлык чыгымнарның 75 проценты юнәлдерелә? диде Юрий Камалтынов. Аның сүзләренчә, парк, сквер, мемориал, һәйкәлләр кебек ял зоналарын реконструкцияләүгә һәм төзүгә, шулай ук су саклау зоналарын төзекләндерүгә басым ясала.

Районда яшәүчеләр белән очрашуда традиция буенча гражданнарның яшәү сыйфатын яхшырту, район җирлеген төзекләндерү тәкъдимнәре күтәрелде. Гражданнарны суүткәргеч челтәрләре тузуы, эчә торган суның түбән сыйфатлы булуы, Югары Ослан авылы яр буйларын ныгыту проблемалары борчый, алар бистә эчендә каты өслекле юллар турында да хыялланалар.

Районда яшәүчеләрнең берсе авылда боз сарае ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Берничә ел элек район үзәгендә "Чемпион" спорт комлпексы төзелүен, яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килүен билгеләп үтәргә кирәк.

Проблемалар булуга карамастан, район үсеш тә ала. Парклар һәм скверларны реконструкцияләү һәм төзү республика программасы буенча күптән түгел төзелгән Мәдәният һәм ял паркында балалар мәйданчыгы ачылды.

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов "Нәриман" туристлык кластеры һәм чаңгы трассасы төзелеше, яр буйларын төзекләндерү һәм башка проектлар турында сөйләде. Районны үстерү концепциясен эшләүдә Россия һәм чит ил белгечләре катнашты дип билгеләп үтте ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ял зоналары кешеләр өчен торак, юллар кебек үк кирәк диде. Аның фикеренчә, эш сөючән кешеләр буларак татарстанлылар өчен вакыт үткәрү, гаилә ялы һәм туризмы өчен иң яхшы шартлар булдыру зарур.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте