Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Әтнәдә эш сәфәрендә

23 август 2016, 16:18

Фәрит  Мөхәммәтшин Әтнәдә эш сәфәрендә
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районына эшлекле сәфәр кылды. Парламент башлыгы Түбән Бәрәскә авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп бинасын карады. Респуб­ликаның махсус программасы ярдәмендә биредә 15 миллион сумнан артык эш башкарылган. Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы Габделәхәт Хә­кимов белән уку йортын тантаналы шартларда ачып, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрне яңа мәктәпле булулары белән котлады.

“Татарстанда эшләүче социаль әһә­мияттәге Президент про­граммаларының берсе – мәк­тәпләрне төзү һәм ремонтлау юнәлеше уңышлы бара, – диде ул. – Авылларны үстерү, аларны саклап калу, анда яшәүче халыкка мөмкинлек­ләр тудыру өчен республикада шактый эш алып барыла. Мәктәпләрне саклап калабыз икән, димәк, авылларыбыз да яшәячәк”.

Район үзәгенә баргач, парламент башлыгы Әтнә драма театры бинасында халык белән очрашты. “Август ае – безнең республика өчен гадәттәгечә кызу чорларның берсе, – диде ул. – Авыл халкы уңыш җыю белән мәшгу­ль, укучылар белән укытучылар яңа уку елына әзерләнә, яңа мәктәп-бакчалар, мәдә­ният йортлары, клублар, спорт заллары, ФАПлар төзе­лә һәм төзекләндерелә. Минем би­регә килү максаты да – сезнең уй-фикерләрегез бе­лән ур­таклашу, мәдәни тормышыгыз һәм социаль өл­кәдәге үз­гәрешләрегез белән танышу”.

Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, Әтнә чиста татар районы һәм аг­рар төбәк буларак та үзен­чәлекле. Авыл хуҗалыгы бе­лән идарә итүнең элеккеге формасын саклап кала алулары белән дә башкаларда зур кызыксыну уяталар. “Эре инвесторлар һәм агрофирмалардан башка да сез югары уңышларга ирешәсез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әтнә районы республикада бе­рен­челәрдән булып урып-җыюны төгәлли алды. Без бик яхшы аңлыйбыз, монда барчагызның да: игенче­ләр­нең һәм терлекчеләрнең дә, төзүче һәм механизатор­лар­ның да, укытучы һәм табиб­ларның да өлеше зур. Хез­мәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!”

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары