төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин Апаста эш сәфәрендә

24 август 2016, 16:29

Фәрит Мөхәммәтшин Апаста эш сәфәрендә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Апас районына бүгенге эш сәфәре басуларны караудан башланды. Биредә кыр батырлары республика парламенты башлыгына башкарылган эшләр, быелгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аерым алганда, 28,7 мең гектар мәйданга чәчелгән бөртеклеләрдән игенчеләр 79 тонна ашлык җыеп алган. Районда иң мул уңыш китергәне уҗым бодае булган - 35,7 мең тонна, уңдырышлылык – гектарыннан 30 центнер. Тулаем алганда, бөртеклеләр гектарыннан уртача 28 центнер чыккан. Апас районы Татарстан районнары рейтингында урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка керә.

“Хәзерге вакытта кырларда көзге культуралар чәчү эшләре бара. Терлек азыгы әзерләү эшләре тәмамланды – барлыгы 89 мең тонна җыелды. Тиздән шикәр чөгендере алуга керешәбез”, - дип, вазгыятьне аңлатты республика парламенты башлыгына Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Нияз Гисмәтуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Морзалар авылында Мәдәният йортын тантаналы шартларда ачты һәм район үзәгендә мәктәп бинасын, балалар бакчасын һәм хастаханәне барып карады.

Морзалар авылы Мәдәният йортын үзгәртеп кору өчен төзүчеләргә 3 ай вакыт таләп ителгән. Капиталь төзекләндерү кысаларында биредә түбә белән фасад яңартылган, бөтен ишек-тәрәзәләр һәм коммуникацияләр алыштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләре белән аралашып, демография мәсьәләсенә кагылды: тирә-яктагы 5 авыл балаларын укыта торган җирле мәктәпкә яңа уку елында беренче класска нибары 5 бала керә икән.

Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, районда кече предприятиеләрне үстерергә кирәк, шул вакытта яшьләр туган җирендә кала, ә мәктәпләрдә балалар була. Бу хатын-кызны эшле итү мәсьәләсен чишүдә дә булыша, диде ул.

“Без, заводларның берсенең филиалын ачуны сорап, республикабыз Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәкбез: “КАМАЗ” филиалын яки Казандагы берәр зур производство филиалын. Биредә эшче куллар бар, белгечләр бар, һәм алар көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә алачак. Бу республика дәрәҗәсендә фикерләшә торган мәсьәлә дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин матбугат әһелләре белән аралашканда.

Апаста “Радуга” балалар бакчасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисен балалар җыйнак кына театральләштерелгән тамаша белән каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин быел капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы бинасын, былтыр үзгәртеп корылган мәктәпне карап чыкты.

Парламент башлыгы шулай ук яңартылган район хастаханәсен дә игътибарсыз калдырмады. Бинасына капиталь төзекләндерү эшләре берничә ел дәвам иткән булып, быел төгәлләнгән. Аннары районның үзәк хастаханәсе территориясендә Апас районнары табибларына багышланган стела ачу тантанасы булды.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин Апас бистәсендә яңартылган ял паркын ачуда катнашты.
Биредә 3 гектарга якын мәйдан биләгән паркта җәяүлеләр һәм йөгерү белән шөгыльләнү өчен юллар ясалды, балалар мәйданчыгы урнаштырылды, амфитеатр төзелде, эскәмияләр һәм чүп савытлары куйелды – боларны төзүчеләр 3 ай эчендә башкарып чыкты.

Парк ачылу тантанасына җыелган халык алдында чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин, авыл җирлеге, шул исәптән Апас та, актив рәвештә үсеш кичерә, яңара, дип билгеләп үтте. Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе апаслыларга республикада нинди программалар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Мисалга, бүген ачылган парк та Татарстан Республикасы программасы буенча төзелгән, тиешле тәртипкә китерелгән.

Апас районына сәфәре азагында Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы сугышчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл төбенә чәчәкләр куйды. Шулай ук тумышы белән Апас районы Шәмбалыкчы авылыннан булган танылган татар җырчысы - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдиновка (1921-1986) һәйкәл ачу тантанасы да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уздырылды.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.