төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото















Фәрит Мөхәммәтшин: «Саба районы – чын авылча тереклек итү үрнәге»

25 август 2016, 15:56

Фәрит Мөхәммәтшин: «Саба районы – чын авылча тереклек итү үрнәге»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Саба районында булып, Сатыш авылындагы гаилә терлек фермасын, Туктар авылында Мәдәният йортын карады. Парламент башлыгы шулай ук Байлар Сабасы бистәсендәге Мәдәният йортында район кешеләре белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сәфәре барышында беренче тукталган объект гаилә ат фермасы булды. Аны хуҗасы Айнур Мостафин 2011 елда ат үрчетергә булган, 2012 елда инде, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеп биргән 834 мең сум субсидия бәрабәренә ферма ачылган. Хәзерге вакытта биредә 34 баш ат, дистәләп сарык асрала, алга таба атлар санын 50 башка җиткерү күздә тотыла. Ләкин, фермер сүзләренчә, биредә төп проблема – олы юлдан керү юллары булмауда.

Районда гаилә фермалары аз түгел – 50гә якын исәпләнә, шуларның 6сы – ат фермасы, 8е умартачылыкка, 10сы сөтчелеккә карый, 1сендә кәҗәләр үрчетелә.

Туктар авылында Фәрит Мөхәммәтшин быел республиканың максатчан программасы буенча үзгәртеп корылган Мәдәният йортын күздән кичерде. Ул хәзерге вакытта 17 бала тәрбияләнә торган “Тамчы” балалар бакчасы белән бер түбә астында.

Байлар Сабасы бистәсендәге Мәдәният йортында район активы белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республиканың соңгы еллардагы үсеше, социаль-икътисади программаларның тормышка ашырылуы турында сүз алып барды. Татарстан ирешкән казанышларын саклап кына калмастан, башка төбәкләрдә һәм илләрдә тупланган тәҗрибәне дә үзенә алырга, яңа җитештерү мәйданнары, технологияләр, талантлы белгечләрне җәлеп итәргә дә омтыла, дип басым ясап әйтте ул.

Парламент башлыгы биредә татар телендә чыгыш ясады, чөнки җирле халыкның күпчелеге – татарлар, ә район үзәге Байлар Сабасы ныклы авыл тормышы һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт үрнәге. Авыл хуҗалыгы чәчәк ата, Мәдәният йортлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла, дип, республикада соңгы елларда аларның күпмегә артуы турында сүз булды. Болар барысы да авыл җирлекләрен сакларга булыша, ул мәсьәлә теләсә кайсы төбәк өчен социаль-икътисади бурыч булып тора, диде.

Сабалылар белән очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе стендка ату һәм компакт-спортинг комплексында, “Сабантуй” ат-спорт комплексында конкурс өчен каралган манежда һәм ат абзарларында булды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.