Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән чыга

14 сентябрь 2016, 13:38

21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән чыга
21 сентябрьдә парламентның берьюлы ике утырышы узачак. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүм булды. Иртәнге унда С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаячак, төштән соң Дәүләт Советның утырышлар залында парламентның 21 нче утырышы үз эшен башлаячак.

Президиум утырышын ачып Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларга санаулы көннәр калуын искәртте. “Сайлау кампаниясе, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләреннән аермалы буларак, хокук бозуларсыз, бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәттә бара” – диде ул. Парламент башлыгы утырышта катнашучыларга парламент каникуллары вакытында булган иҗтимагый-сәяси вәзгыятне сөйләп узды.

Президиум бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышын 21 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында уздыруны хуплады. Утырыш каравына "Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы хакында"гы мәсьәләсе кертелә. Утырышка 700ләп кеше чакырыла, алар арасында РФ ФС Федерация Советы әгъзалары, Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Хөкүмәт әгъзалары, республиканың суд, прокуратура, иҗтимагый оешмалардан, югары уку йортларыннан вәкилләр, иҗат берлекләре рәисләре, дини конфессия вәкилләре һәм башка бик күпләр бар.

Әлеге вакыйганың иҗтимагый һәм сәяси әһәмиятен исәпкә алып, турыдан-туры теле- һәм радиотрансляцияләү каралган.

Шул ук көнне булачак 21 нче утырышның көн тәртибенә Президиум 28 мәсьәлә тәкъдим итә. Шуларның унтугызы – Татарстан Республикасы законнары проектлары. “Татарстан Республикасында азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында” 253-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышка, калганнары беренче укылышка чыгарыла.

Закон проектларының күпчелеге республика законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатыннан әзерләнгән. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджетына әзерлек башлану сәбәпле, “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2017 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында” закон проекты һәм киләсе елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары чыгарыла.

Утышының көн тәртибенә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзаларын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау, Татарстан Республикасы Питрәч районы территориясендә торак пункт – Барсил поселогын төзү турында турында сораулар кертелә. Хөкүмәт сәгате кысаларында “Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының импорт продукциясен алмаштыру бурычларын үтәве турында” мәсьәлә карала.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары