Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Депутатлар Питрәч районында төзелеп килүче бистәгә Барсил исемен бирүне хуплады

21 сентябрь 2016, 15:50

Депутатлар Питрәч районында төзелеп килүче бистәгә Барсил исемен бирүне хуплады
итрәч районында Барсил исемле яңа бистә төзеләчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында карар кабул ителде.

“Барсил” коттеджлар бистәсендә 350 урынга мәктәп, 165 урынга балалар бакчасы, китапханә, мәдәни-күңел ачу үзәге һ.б. объектлар төзеләчәк.

Бистәне булдыру мәсьәләсен Кощак авыл җирлеге халкы белән уртага салып сөйләшкәннәр. Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров сүзләренчә, бу фикерне барысы да хуплаган.

Яңа бистәнең мәйданы 95 гектарны билиячәк. Торак мәйданы 90 мең квадраттан артык булыр дип көтелә.

2020 елда бистәдә 1,8 мең, 20135 елда исә 2,1 мең кеше яшәр дип фаразлана.

Объектны тулы куәтенә файдалануга тапшыру ике этапта тормышка ашырылачак: беренчесе, 1800 кешегә исәпләнгәне - 2020 елга; 2100 кешегә исәпләнгәне - 2035 елга.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары