Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында закон проекты кабул ителде

21 сентябрь 2016, 18:00

Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында закон проекты кабул ителде
Бүген ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында депутатлар “Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы ТР законы 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул иттеләр. Парламент утырышында закон проектын ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Татарстан республикасында түбәндәге көннәр эш көне саналмый, бәйрәм көннәре санала: Татарстан Республикасы көне – 30 август, Татарстан Республикасы Конституциясе көне – 6 ноябрь, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме ай календаре нигезендә һәм Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнә.

Элек бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә, законда 1нче маддәдә күрсәтелчә, ул көннәр ялдан соңгы эш көненә күчерелә иде.

Законда үзгәрешләр булу сәбәпле, “ял көне бәйрәмгә туры килгән эш көненнән соңгы көнгә күчерелә” дигән сүзләр “ял көннәренә өстәмә көн бирелми” сүзләре белән алыштырыла.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккач,10 көннән соң гамәлгә керә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте