Дәүләт Советының яңалыклары

Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре “Автомобильсез көн” акциясенә кушылдылар

22 сентябрь 2016, 10:37

22 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппарат хезмәткәрләре “Автомобильсез көн” дип аталган бөтендөнья акциясенә кушылдылар.

Россиядә беренче тапкыр 2008 елда узган әлеге акциянең максаты – ягулык белән эшли торган шәхси транспорт чараларыннан файдаланмыйча тору, автомобильсез йөрү һәм гомуми транспорт чараларын пропагандалау.

Уртача класслы автомобиль хәрәкәт иткәндә атмосферага 40 километр саен 500 грамм зарарлы газ калдыклары чыга.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте