Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегендә сайлауларга йомгак ясалды

23 сентябрь 2016, 15:49

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегендә сайлауларга йомгак ясалды
Сайлау нәтиҗәләре турында бүген Казанда “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә сөйләштеләр. Әлеге җыелыш – июньдә үткәрелгән конференциянең дәвамы, ул чакта “Бердәм Россия” әгъзалары, дәүләт хакимияте, партия тарафдарлары, җәмәгать эшлеклеләре шул ук составта сайлау кампаниясе алдыннан максат-бурычларны билгеләгән иде, хәзер исә – сайлауларга йомгак ясалды.


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин 18 сентябрьдә республикада сайлаучыларның 78,79 проценты катнашуын искәртеп, бюллетеньдәге ундүрт партия арасында иң күп тавышны – 85,27 процентны “Бердәм Россия” өчен бирүен һәм бу Россиядә өченче күрсәткеч булуын ассызыклады.

– Бу күрсәткечне илдәге икътисади тотрыксызлыкка, дөньядагы тынычсыз вәзгыятькә карамастан, халыкның Татарстан командасына, республика Президентына ышаныч белдерүе, Татарстанның социаль-икътисади үсеше өчен куйган тырышлыкны бәяләве, дип аңлыйбыз. Узган чакырылышта Татарстаннан унбиш депутат эшләде:“Бердәм Россия”дән – унөч, КПРФтан ике вәкил. Быел да унбиш депутат сайланды, тик бу юлы алар барысы да “Бердәм Россия”дән. Сайлаучыларның өметен акларга кирәк. Татарстаннан сайланган депутатлар безнең төбәкнең мәнфәгатен яклар, республика тәкъдим иткән закон проектларын кабул итәргә булышыр, дип өметләнәбез. Шулай ук яңа чакырылыш депутатларга киләсе елда Татарстан белән Россия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне озынайту һәм сайлау кампаниясе барышында халык белән очрашуларда җыелган гозерләрне үтәү белән дә җитди шөгыльләнергә туры киләчәк. Сайлау алды кампаниясе чорында сайлаучылар белән очрашуларга, кешеләрне борчыган сорауларны тыңлауга зур игътибар бирелде. “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы барышында, Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшләгәндә, кандидатлар уздырган очрашуларда халыктан 3 меңнән артык гозер-үтенеч тупланды”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Россия”нең илкүләм исемлеге 24 сентябрьдә Мәскәүдә партиянең Генераль советы утырышында расланачак. Мәгълүм булганча, “Бердәм Россия”нең төбәк төркемен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, ләкин ул үз вазыйфасын калдырырга җыенмый, шуңа күрә депутатлыктан баш тартканнан соң, бушаган урынга төбәк бүлеге исемлегендәге башка зат билгеләнәчәк.

– Быелгы сайлаулардан соң Татарстанда бөтен дәрәҗәдәге депутатлар корпусы да яңарды. 2014 елда без – Дәүләт Советына, үткән ел муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайладык, ә быел 36 муниципаль районда барлыгы 234 мандатка өстәмә сайлаулар үтте. Һәм, алардан 155 мандатка “Бердәм Россия” вәкилләре ия булды. Шулай ук КПРФ, “Справедливая Россия” партияләре вәкилләре дә сайланды, 43 мандатны үзен-үзе депатутлыкка тәкъдим иткән кандидат алды. Сайлаулар ачык, көндәшле шартларда, законлы узды, – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Intertat.ru язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары