төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












“Мәрхәмәт”ле хәйриячелек казанышлары

21 октябрь 2016, 16:06

“Мәрхәмәт”ле хәйриячелек казанышлары
“Мәрхәмәт” берләшмәсе бүген республика парламентында гына түгел, муниципаль берәмлекләрдәге хатын-кыз депутатларны да колачлый. Социаль проблемаларны хәл итүнең уңышлы юлларын эзләүдән тыш, алар җәмгыятьтә мәрхәмәтле гамәлләрне җәелдерү, гасырлардан килгән хәйриячелек традицияләрен үстерүгә дә өлеш кертергә тырыша.

Мәрхәмәт” берләшмәсенең Татарстан Президенты киңәшчесе, республиканың Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советы сәркатибе Ләйлә Фазлыева катнашында узган чираттагы утырышта бүгенге көндә аеруча уңышлы социаль-гуманитар проектлар каралды. Шулай ук хәйрия фондлары һәм социаль юнәлештә көч куя торган коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру чаралары барланды.

Мәгълүм булганча, быел ТР Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советының оешуына 10 ел тулды. Ләйлә Фазлыева яңгыраткан мәгълүматлар буенча, шушы узган еллар эчендә республикада хәйриячелеккә 17 миллиард сум акча җәлеп ителгән, аларның 728 миллионы балаларга ярдәм итүгә тотылган. Җәмгысе 1,7 мең социаль учреждение, 36,5 мең бала, 75 мең талантлы яшь буын вәкиле, 270 мең өлкән буын кешесе, 243 мең гаиләгә ярдәм күрсәтелгән.

Предприятиеләрнең хәйрия эшчәнлеге дә миллиард сумнар белән исәпләнә. “Татнефть”нең генә социаль проектларны тормышка ашыру, китаплар чыгару, талантлы балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә торган өч хәйрия фонды эшләп килә.

Ләйлә Фазлыева бүгенге көндә җәмгыятебез өчен ел саен язгы һәм көзге мәрхәмәтлелек атналары, хәйрия ярминкәләре, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” кебек бик күп төрле хәйрия акцияләре, гомумән, хәйриячелек эше традициягә әверелүен искәртте. Мәсәлән, киләсе елдан Татарстан Президенты тәкъдиме белән тагын бер яңа проект старт алачак. Иннополиста өлкән буын вәкилләренә стартаплар эшләү мөмкинлеге биреләчәк. Өлкән буынның иҗади мөмкинлекләрен ачып, әле аларның әллә нинди гаҗәеп идеяләрен тормышка ашырырга ниятлиләр. “Россия хәйрия эшчәнлеге буенча дөнья рейтингында 125нче урында тора. Безгә чит төбәкләрнең, чит илләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә, хәйриячелек өлкәсендә яңа технологияләрне үзләштерергә кирәк”, – дип максат куйды Ләйлә Фазлыева. 

Бүгенге көндә Татарстанда 5,5 мең хәйрия оешмасы һәм коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Идел буе федераль округында безнең республика бу сан белән беренче урында килә. Әмма Россия күләмендә үткәрелгән тикшеренүләр, илдә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмаларның чынлыкта 36 проценты гына нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын күрсәткән.

Билгеле булганча, “Россиядә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы федераль законга кертелгән үзгәрешләр хәзер социаль хезмәт күрсәтү системасына дәүләти булмаган оешмаларны катнаштырырга рөхсәт итә. Ләкин, Татарстанда бүгенге көндә әлеге дәүләт реестрында нибары бер дәүләти булмаган оешма гына теркәлгән. Әйтик, күрше Башкортстанда социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт заказын 120 оешма үти. Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды җитәкчесе Әлфия Вәлиева фикеренчә, бу хәл Татарстанда коммерцияле булмаган оешмаларның социаль өлкәдә начар эшләвен аңлатмый, сәбәп – дәүләт органнары һәм учреждениеләре белән дәүләти булмаган оешмалар арасында хезмәттәшлекнең һаман да түбән дәрәҗәдә булуында.

Татарстан Иҗтимагый палатасы киләсе 2017 елның 1 гыйнварына кадәр социаль өлкәдә эшли торган коммерцияле булмаган оешмалар турында республика мәгълүмат базасын һәм аларга ярдәм итү буенча иҗтимагый ресурс үзәге булдырачак. Мондый оешмаларның эшчәнлеген таныту буенча заманча технологияләр файдалану бурычы да куела. Ә мартка кадәр ТР Иҗтимагый палата комиссияләре коммерцияле булмаган оешмаларның һәм хәйрия фондларының эшчәнлеген бәяләргә, ярты елга бер аларның җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укытулар уздыра башларга тиеш булачак. Моннан соң ТР Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларына социаль-гуманитар проектларны коммерцияле булмаган оешмалар белән берлектә башкару юнәлешендә җитди шөгыльләнергә туры киләчәк.

Казанда гына хәйрия оешмаларының саны 2242гә җитә. Казан шәһәр думасы сәркатибе Людмила Андреева ноябрь башында хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган оешмаларның форумы оештырылачагын хәбәр итте. Ул тәҗрибә уртаклашу, яңа эш алымнары үзләштерү өчен әһәмиятле. Анда Казанның мактаулы гражданины, танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге премия булдыру мәсьәләсе дә каралачак. Олы йөрәкле бу замандашыбызга быел 80 яшь тулырга тиеш иде, кызганычка, ул гыйнварның беренче көннәрендә вафат булды. Әсгать Галимҗанов Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, мал асрап, җыелган акчасына балалар йортларына 80 автобус һәм җиңел машина бүләк иткән, Әрмәнстанда җир тетрәүдән, Чернобыль АЭС һәлакәтендә зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәткән кеше. Аның исемендәге премия булдыру, хәйриячелек үрнәген танытуга этәргеч бирәчәк, дип исәпли ТР парламенты рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

“Мәрхәмәт” берләшмәсе карамагында үткәрелә торган “Татарстан энҗесе” иҗади бәйгесе инвалид хатын-кызларга тормышта үз урыннарын табарга булыша, “Нечкәбил” бәйгесе җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен күтәрә. Соңгы елларда депутат хатын-кызлар ятимнәрне торак белән тәэмин итүгә, аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын бетерүгә, картлар йортларында яшәүчеләрнең иминлеген кайгыртуга да көч куя. Татьяна Ларионова Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләнүче социаль приютларына ярдәм итү өчен яңа социаль–гуманитар проект әзерләнүен әйтте. Ул – “Бергә булдырабыз” дип аталачак.

Бүгенге көндә Татарстанда 3 яшьтән 18 яшькәчә 1633 бала социаль приютларда яшәргә мәҗбүр, аларның 770е – кыз, 863е – малай. Балаларның 31е – тулы ятим, 116сының әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә 3 баланың әти-әнисе кайда икәнлеге дә мәгълүм түгел, 11 баланың әти-әнисе төрмәдә утыра. 738 бала социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләдә яши, 59 баланың яшәр җире юк, 36 бала гаиләләреннән чыгып киткән, 3 баланы ташлап калдырганнар (һ.б.)...

– Приютта тәрбияләнүчеләрнең 58 проценты – ятимнәр, аянычлы язмыш әти-әни җылысыннан мәхрүм иткән, авыр социаль хәлдә калган гаиләләрдән йолып алынган балалар. Әти-әнисе булмау, булса да аларның тәртипсез тормыш алып баруы аркасында приютта яшәргә мәҗбүр балаларның әхлак тәрбиясенә нык зыян килә. Аларның үз-үзләрен карау, хезмәт сөю, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу тәҗрибәсе түбән дәрәҗәдә. Ә бит аларга олы тормыш юлына чыгасы, бу дөньяда яшисе бар. Аларны хезмәткә өйрәтү, профессия үзләштерүгә этәрү мөһим. Без социаль приютлардагы шартларны гаиләнекенә якынайтырга телибез, – ди Татьяна Ларионова.

Проект өч юнәлештә алып барылачак. Аларның һәркайсының исеме бар – “Үзем эшлим, үзем булдырам”, “Кунак бүлмәсе”, “Спорт сайлыйм”. Яшүсмерләрне көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә өйрәтү, һөнәрләр белән таныштырү күздә тотыла. “Кунак бүлмәсе” дигәндә, балаларга әти-әниләре, туганнары, уллыкка алырга теләүче гаиләләр белән очрашырга уңайлы бүлмәләр булдыру, бала белән аның якыннары арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләне бала кайтаруга әзерләү өлкәсендә эшләргә туры киләчәк. Приют территорисендә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә кызыктыру бурычы да куела.

Проектны “Мәрхәмәт” берләшмәсе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар берләшмәләре белән берлектә тормышка ашырырга ниятли. Финанс ярдәмен химаячеләр һәм хәйриячеләр күрсәтер, дип өметләнәләр.

"Intertat.ru" язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.