Дәүләт Советының яңалыклары

Көн кадагында - импортны алыштыру производстволарын булдыру

21 октябрь 2016, 16:34

Көн кадагында - импортны алыштыру производстволарын булдыру
Саратовта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Идел буе федераль округына керүче РФ субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе координаторы Фәрит Мөхәммәт­шин округ төбәкләрендә икътисадның реаль секторын һәм импортны алыштыру өлкәсен үс­терүгә юнәл­дерелгән чараларны тормышка ашыру мәсьәлә­се буенча РФ Пре­зиден­тының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вә­киле советы утырышында катнаша.

Утырышны РФ Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәрө. Округ советы утырышында ТР Премьер-минис­тры Илдар Халиков катнаша. Саратов өлкәсе губернаторы матбугат хезмә­теннән хәбәр ителгәнчә, уты­рышка кадәр чарада катнашучылар импортны алыш­тыручы продукция күр­гәзмәсе белән танышкан. Анда округ пред­прия­тиеләре, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә үз­лә­ре­нең экспозициясен тәкъ­дим иткән.

Утырышта катнашучылар эчке базардан чит илләр товарларын кысрыклау гына түгел, бәлки көндәшлеккә сәләтле импортны алыштыру производстволарын булдыруны да мөһим бурыч сыйфатында билгеләгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте