Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Фәрит Мөхәммәтшин: "Бу елларда "Балкыш" фестивале аша кырык меңнән артык катнашучы узган"

22 октябрь 2016, 13:53

Фәрит Мөхәммәтшин: "Бу елларда "Балкыш" фестивале аша  кырык меңнән артык катнашучы узган"
Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Өлкәннәр көненә багышланган "Балкыш" фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Балкыш" фестивале Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында республика ветераннары иҗтимагый оешмасы советы инициативасы белән үткәрелә.

"Балкыш" фестивале бишенче ел рәттән үткәрелә. Гала-концерт Өлкәннәр декадасын тәмамлый. Бүген фестивальгә йомгак ясыйбыз һәм иң яхшы номерларны тәкъдим итәбез. Гомерләренең күп өлешен хезмәткә багышланган өлкән яшьтәгеләр саны бер  миллионнан артты. Республикада 3 млн 850 мең кеше яши, аларның 1 миллионы - пенсионерлар. Бу потенциаллы, бай тәҗрибәле зур көч. Бу фестиваль иҗади кешеләрдән тыш, күркәм хезмәт тә күрсәтә. Сез иҗатыгыз белән җәмгытьтә тәрбия эше алып барасыз, яшьләргә изгелек сыйфатларын һәм традицияләрне тапшырасыз. Һәр халыкның үз җырлары, киемнәре, ашлары бар. Иң мөһиме, һәр халыкның иң яхшы традицияләре "Балкыш" кебек фестивальләрдә берләшә. Бу елларда 40 меңнән артык катнашучы әлеге фестиваль аша узган, 2800 үзешчән коллектив барлыкка килгән. Сез менә шундый иҗади күтәренкелек аша безнең картлыкны озайттыгыз", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

"Россиядә тагын кайдадыр ветераннар белән шулай эшлиләрдер дип уйламыйм. Әйе, хәзер пенсия яшен озайту һәм мөһим проблемаларны хәл итә торган документлар әзерләнә. Әмма картлыктан качып булмый. Һәркемгә үз тиңе белән картаерга язсын. Әмма ялгыз кешеләр күп, картлар йортларында аларга шартларны тагын да яхшырак итү зарур", - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.

Төбәк иҗтимагый ветераннар оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков та котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

"Бүгенге тантананың сәбәбе - ул сез, сезнең энергия, талант, сезнең кешеләргә хезмәт итү теләге. Калганы - безнең инициатива, хакимият ярдәме - ул икенче урында. Сезнең күбегез иҗтимагый тормышта катнашасыз, әле күпме кулланылмаган мөмкинекләрегез бар. Оялмагыз, район, шәһәр советларына, безгә килегез - сез кирәк", - диде Х.Иштирәков.

Искәртеп үтик: фестивальдә ярышу юк, монда бүләкле урыннар билгеләнми. Зональ концертларга узган катнашучыларга дипломнар тапшырылды, гала-концертка узучыларга - конкурс лауреаты дипломнары.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары