Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Татарстан бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышка әзер

25 октябрь 2016, 14:38

Татарстан бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышка әзер
Киләсе елда республика бюджет дефициты 7,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Быел дефицит 5,8 млрд сум булган. Моннан тыш республика бюджетына тискәре йогынты ясый торган тагын берничә күрсәткеч бар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, керемгә булган салымның 1 процентын, ягъни 3,5 млрд сумны федераль казнага бирү Татарстан бюджетына тискәре йогынты ясый торган факторларның берсе. Шулай ук федераль бюджеттан алынган 6,8 млрд кредитларны кайтару да төбәк казнасында чагылыш табачак. Моннан тыш, файдалы казылмаларга салымнар арту да республика бюджетына йогынты ясый.

Гомумән алганда, Татарстанда 957 бюджет формалаштырылган. Аларның 2се шәһәр округлары бюджеты (Казан һәм Яр Чаллы), 43се муниципаль районнар бюджеты, калганнары торак җирләр бюджеты. Министр сүзләренчә, республика бюджетыннан тыш, башка бюджетларда дефицит юк.

"2017, 2018 һәм 2019 елларның бюджеты — иң "киеренке" бюджет. Чөнки федераль дәрәҗәдә зур үзгәрешләр бар", - диде Радик Гайзатуллин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары