Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин: «2017 ел бюджеты гади булмаячак, әмма бүгенге шартларда республика тормышы өчен бик оптималь»

26 октябрь 2016, 15:26

Фәрит Мөхәммәтшин: «2017 ел бюджеты гади булмаячак, әмма бүгенге шартларда республика тормышы өчен бик оптималь»
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 3 ноябрендә була. Бу хакта карар парламентның Президиумы утырышында кабул ителде.

Комитетлар утырыш каравына 24 мәсьәлә тәкъдим итә. Аларның унбере - республика законнары проектлары, бишесе федераль законнар проектлары һәм Россия регионнарының закон чыгару инициативалары. Тугыз закон проекты беренче укылышка, икенче һәм өченче укылышка берәр закон проекты чыгарыла.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенә караганда, көн тәртибенә кертелүче иң төп сораулар бюджетка кагылышлы. Алар - “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” закон проректлары. Әлеге закон проектлары барлык комитетларда карап тикшерелде, бу нисбәттән парламент тыңлаулары да уздырылды.

«Бюджет – бик җитди документ, ул һәрвакыт җентекләп тикшерелә, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда, - республиканың төп финанс документы туклык елларында да бәхәсләргә сәбәп булды, ул вакытта профицитны ничек бүлү хакында фикер алыштык, хәзер инде без кайдан ничек файда алу, булганны бәрәкәтле итеп тоту турында сүз алып барабыз. Бернигә карамастан республикада алып барылган 30 программаны тулы рәвештә финансларга кирәк булачак».

Парламент башлыгы Татарстанда салым законындагы үзгәрешләрнең сизеләчәген дә искәртте. Бу үзгәрешләр акцизларга һәм табышка салымга кагыла, регионнар җыелган салым акчасының 1 процентын федераль үзәккә җибәрергә тиеш булачаклар. «Мөгаен инвестицияләр бераз кимер. Шулай да бүгенге көнгә бюджет формалашкан, анда технопарклар һәм безнең предприятиеләргә заказлар биреп нано- һәм айти- технологияләрне үстереп булачак дип уйлыйм. 2017 ел бюджеты гади булмаячак, әмма бүгенге шартларда республика тормышы өчен бик оптималь», - диде Фәрит Мөхәммәтшиин.
Утырышта беренче укылышта шулай ук “Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында”, “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” ,“Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” , “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Китапханәләр һәм китапханә эше турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” законы проектлары каралачак.

Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән 18 декабрьне граждан хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне итеп билгеләү мәсьәләсе дә көн тәртибенә кертелгән.

Хөкүмәт сәгате кысаларында “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” мәгълүмат тыңланачак.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары