төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




























Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды

28 ноябрь 2016, 10:15

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы  ачылды
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды, аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, төбәкнең ведомстволар һәм министрлыклар вәкилләре катнаша.


Президиум утырышның көн тәртибенә 33 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның тугызы – республика законнары проектлары, уналтысы – федераль закон проектлары һәм Россия регионнарының закон инициативалары. Алты закон проекты беренче, өчесе икенче укылышка чыгарыла.

Көн тәртибенә кертелгә иң төп мәсьәлә 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюдҗетына кагылышлы закон проекты. Аны икенче укылышка әзерләү барышында 357 төзәтмә кергән һәм барасы да парламентның профиль комитеты тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителә. Шулай ук «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проекты да икенче укылышка чыгарыла.

Беренче укылышта «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» закон проекты каралачак. Әлеге документны буенча фикер алышуга парламентка үтә алмаган партия вәкилләре дә чакырыла. Татарстанда барлыгы 67 сәяси партиянең төбәк бүлекләре теркәлгән. Аларның нибары икесенең генә (“Бердәм Россия” һәм КПРФ) парламентта фракцияләре бар. Калган 65 партия вәкиле Дәүләт Советы утырышына чакыру алган иде, алардан 14 вәкил бүгенге чарада катнаша. Алардан каралачак закон проектына конкрет тәкъдимнәр көтелә.

Беренче укылышта шулай ук «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектлары каралачак.
Шулай ук утырышта 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты каралачак.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламент комитеталары рәисләре
Шакир Яһүдин, Светлана Захарова һәм Леонид Якунин өстәмә мәсьләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.
2. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 285-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
3. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 293-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
4. «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 282-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
5. «2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 283-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
6. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 260-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).
7. «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законының 26 һәм 27 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 286-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 289-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
9. «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» 288-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).
10. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 287-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
11. «Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару, күчергән һәм саклаган өчен чыгымнарны түләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 294-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
12. 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.
13. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 284-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).
14. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.
15. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 1091431-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының федераль мәгълүмат системаларыннан файдалана алуын тәэмин итү хакында).
16. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 71 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1098684-6 номерлы федераль закон проекты турында (бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә «Укудагы зур уңышлар өчен» медале белән бүләкләнгән затларга өстенлекле хокук бирү өлешендә).
17. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 92 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1102956-6 номерлы федераль закон проекты турында (аккредитация органы тарафыннан дәүләт аккредитациясеннән мәхрүм итү турында карар кабул итү срогын билгеләү өлешендә).
18. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1100874-6 номерлы федераль закон проекты турында (махсуслашкан хезмәтләрне алдап чакырткан өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).
19. «Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 1103520-6 номерлы федераль закон проекты турында (нотариусларга акцияләргә милек хокукы күчүне теркәү вәкаләте бирү өлешендә).
20. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1119260-6 номерлы федераль закон проекты турында (җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен индивидуаль эшкуарларга санкцияләрне арттыру өлешендә).
21. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1.3.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1127146-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләре исемлеген төгәлләштерү өлешендә).
22. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына дәүләт торак күзәтчелеге органнары вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1165258-6 номерлы федераль закон проекты турында.
23. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.35 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1113618-6 номерлы федераль закон проекты турында (балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен ата-аналарның яисә башка законлы вәкилләрнең җаваплылыгын көчәйтү өлешендә).
24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1122376-6 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт ихтыяҗларына һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) түләү срогын һәм тәртибен бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).
25. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1126208-6 номерлы федераль закон проекты турында (йөртүчеләрнең халыкара таныклыкларының гамәлдә булу сроклары хакында).
26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21, 8.22 һәм 8.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1089379-6 номерлы федераль закон проекты турында (һавага чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең күләме нормативларыннан йә тавыш көче нормативларыннан артыграк булган механик транспорт чараларын кулланышка чыгарган, шулай ук алардан файдаланган өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).
27. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына хайваннарга карата рәхимсезлек кылган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1175091-6 номерлы федераль закон проекты турында.
28. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга «В» категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1169791-6 номерлы федераль закон проекты хакында («яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары» турында).
29. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына дәүләт оборона заказы өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 4979-7 номерлы федераль закон проекты турында.
30. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хабаровск крае Закон чыгару Думасының закон чыгару инициативасы турында.
31. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 14.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карачай-Черкес Республикасы Халык Собраниесенең (Парламентының) закон чыгару инициативасы турында.
32. «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 28 һәм 44 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Төньяк Осетия – Алания Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы турында.
33. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1120209-6 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт фондлары һәм башка дәүләт структуралары кредит оешмаларына дәүләт акчаларын салганда дәүләт мәнфәгатьләренең яклануын арттыру өлешендә).
34. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 6392-7 номерлы федераль закон проекты хакында (салымнар түләү срогын күчерү турында).
35. «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» Федераль законның 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 15478-7 номерлы федераль закон проекты турында (контроль-хисап органы вазыйфаи затын вазыйфадан вакытыннан алда азат итү критериен төгәлләштерү хакында).
36. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексын гамәлгә кертү хакында» Федераль законга үзгәреш кертү турында» 2749 номерлы федераль закон проекты хакында (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).
37. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына өстәмә кертү хакында» 1018744-6 номерлы федераль закон проекты турында (гаилә көнкүрешендә җәнҗал чыгарган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).
38. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәреш кертү хакында» 1113701-6 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларының, федераль әһәмияттәге Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәрләренең дәүләт хакимияте органнары вазыйфаи затларына реклама конструкциясен урнаштыру һәм (яисә) эксплуатацияләү таләпләрен бозган өчен беркетмәләр төзү вәкаләте бирү өлешендә).
39. «Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 61 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кабарда-Балкар Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы хакында.
40. «Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 61 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Кабарда-Балкар Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы хакында.
41. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына Россия Федерациясе Хисап палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» 17731-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан тикшерү һәм экспертлау, анализлау эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибен төгәлләштерү өлешендә).
42. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.17 статьясына маршрут транспорт чаралары өчен полоса буенча хәрәкәт иткәндә һәм аңа кергәндә йөртүчеләр хокукларын яклау өлешендә үзгәреш кертү хакында» 1143738-6 номерлы федераль закон проекты турында.
43. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1166517-6 номерлы федераль закон проекты турында (шәһәрләрдә һәм торак пунктларда этләр тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).
44. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.18 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1142571-6 номерлы федераль закон проекты турында (җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга өстенлек бирмәгән өчен җаваплылык билгеләү хакында).
45. «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 22435-7 номерлы федераль закон проекты турында (туендыручысын югалту очрагында социаль пенсия хокукына ия затлар даирәсен киңәйтү хакында).
46. Хөкүмәт сәгате: «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүне оештыру».

Дәүләт Советы матбугат хезмәте






Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.