Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Депутатлар укучы балаларга социаль ташламаларны карадылар

28 ноябрь 2016, 11:17

Депутатлар укучы балаларга социаль ташламаларны карадылар
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы республика законының 2 нче һәм 8 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында” республика закон проектын берьюлы 3 укылышта кабул итте.


Бу документ уку чорында әти-әнисен югалткан гражданнарга кагыла. Аларга федераль законда ятим балаларга һәм әти-әнисе каравыннан мәхрүм калган балаларга кебек үк, ташламалар бирелә иде, хәзер бу норма республика законында да язылган.

Моннан тыш, әлеге закон нигезендә, бу категория гражданнар, әгәр ул төп профессиональ белем бирү программасы яки профессиональ әзерлек программасы, шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә укыса, юл билетларын бушлай алу хокукына ия булачак.

Моңа бәйле закон проектын парламентның 23 нче утырышында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте. Депутатлар закон проектын бер тавыштан хуплады.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары