Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

ТР Дәүләт Советы депутаты мандаты Андрей Артемьевка бирелде

28 ноябрь 2016, 11:18

ТР Дәүләт Советы депутаты мандаты Андрей Артемьевка бирелде
Бүген Дәүләт Советының 23 нче утырышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты булып сайлану сәбәпле, республика парламентында депутатлык вазыйфасыннан вакытыннан алда азат ителгән Ольга Павлова урынына урынына билгеләнгән депутат исеме мәгълүм булды. Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, әлеге вазыйфаны КФУ ның инновацион эшчәнлек буенча проректоры Андрей Артемьев башкарачак. Ул парламентның социаль сәясәт комитетында эшчәнлек алып барыр дип ниятләнә.

 "Татар-информ" МА язмасы буенча