Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетының финанс параметрлары расланды

28 ноябрь 2016, 12:08

 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетының финанс параметрлары расланды
Бүген ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышында Татарстанның “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 282-5 нче номерлы ТР закон проекты“ икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, комитетка закон проектына кагылышлы барлыгы 374 төзәтмә килеп ирешкән. Кайбер тәкъдимнәр кире алынган. Төзәтмәләргә килгәндә, аларның 357 се республика Министрлар Кабинеты, 17 се республиканың закон чыгару органы депутатлары тарафыннан кертелгән.

Аларның күп өлеше федераль бюджеттан булган трансфертлар белән бәйле. Леонид Якунин әйтүенчә, бу юнәлешкә 138 төзәтмә кагыла һәм аларның гомуми суммасы 2017 елда 10,3 миллиард сум, 2018 елда 9,3 миллиард сум, 2019 елда 8,9 миллиард сумны тәшкил итә.

Билгеле булганча, 2017 елда республика бюджеты кереме 178,07 миллиард сум булачак. Чыгымнар исә 185,6 миллиард сум булыр дип фаразлана, дефицит 7,6 миллиард сум күләмендә көтелә.

2018 ел бюджетының керемнәре 182,6 миллиард сум, 2019 елда 186,5 миллиард сум булыр дип фаразлана. Чыгымнарга килгәндә, алар 2018 елда 196,1 миллиард сум, 2019 елда 201,6 миллиард сум булачак. 2018 елда 13,5 миллиард сум булган бюджет дефициты 2019 елда 15,1 миллиард сум булуы күздә тотыла.

"Татар-информ" МА язмасы буенча