Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Татарстан депутатлары 16 яшьтән машина йөртү таныклыгы бирүгә каршы

28 ноябрь 2016, 15:27

Татарстан депутатлары 16 яшьтән машина йөртү таныклыгы бирүгә каршы
Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре “Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга “В” категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында” 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын (“яшүсмерләрнең машина йөртү хокуклары” турында) кире какты.

 

Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, закон проектына карата Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсеннән, республиканың Юстиция министрлыгыннан тискәре бәя бирелгән. “Автомобиль – зур куркыныч тудыручы чыганак. Транспорт чаралары белән гражданнар 18 яше тулгач кына идарә итә ала. 16 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшүсмерләргә йөртергә хокук бирү, янәшәләрендә транспорт йөртергә хокуклы кешеләр булган очракта да, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми”, – диде Шакир Яһудин. Аның тәкъдимен депутатлар хуплады.

Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары