Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Парламентка уза алмаган партия вәкилләре фикер алышуда катнашты

28 ноябрь 2016, 15:35

Парламентка уза алмаган партия вәкилләре фикер алышуда катнашты
Бүгенге утырышка “Татарстанда хокук бозуларны профилактикалау турында”гы закон проекты буенча фикер алышырга Дәүләт Советына уза алмаган партия әгъзаларын да чакырдылар.

«Трудовой фронт» фиркасенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле Риф Зарифуллин фикеренчә, республикада хокук бозуларның 30 проценты җиңел акча эшләргә теләүче яшьләргә бәйле. Янәсе, андыйлар күңелләренә хуш килмәгән белгечлек буенча белем ала да, укып бетергәч, кая барып бәрелергә белмиләр, йә кибеткә сатучы булып урнашалар, йә листовкалар тараталар, йә җинаять юлына басалар.

Риф Зарифуллин әйтүенчә, республикада 120 меңнән артык юрист исәпләнә, Совет чорында алар 40 мең булган. Хәзерге югары уку йортлары иск гаризасы да язып бирә алмаучы булдыксыз белгечләрне әзерләп чыгара. Риф Зарифуллин фикеренчә, законнарны ничек читләтеп узарга кирәклеген белүче юристларның да бер ише шулай ук кыек юлга баса.

– Олы яшьтәгеләрне төп башына утыртуның тулы бер системасы уйлап табылган. Андый адымга барган кешеләрнең әхлак дәрәҗәсе бик түбән, билгеле. Әйтик, тиешле җиһаз урынына картларга шуңа охшаш берәр уенчык тоттыралар, 150 сумлык әйберне берничә меңгә сатып җибәрәләр. Эчке эшләр министрлыгы андый җинаятьчеләр белән проблема зурга киткәнче үк көрәшә ала. Кызганыч, хокук сакчылары алданучылар күпләп арта башлагач кына бу мәсьәләгә игътибар бирә, – диде.

Аның сөйләвенчә, яшьләрне, вакытында туктатып, күңелләренә хуш килгән белгечлеккә борып җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта хокук бозуларны профилактикалау максатында, «Трудовой фронт» партиясе вәкиле чамадан тыш күп булган югары уку йортларын кыскартырга тәкъдим итә.

– Россиядә яшьләрнең 85 проценты югары белем ала, Германиядә – 40 процент, калганнары урта махсус белем бирү йортларына керә. 90нчы еллар уртасында бездә барлык яшьләрне интеллигент итеп тәрбияләү сәясәте башланды, бу дөрес адым түгел, – диде ул.

«Мир и единство» партиясенең республикадагы вәкаләтле вәкиле Альберт Шәрипов сөйләвенчә, Татарстанда хокук бозуларны профилактикалау максатында күп эш башкарылса да, җитешсезлекләр дә юк түгел.

– Күптән түгел Казанның Киров районындагы полиция бүлегендә булдым. Идәндәге линолеум тишкәләнеп, җиһазлар таушалып беткән, кабинетта икешәр тикшерүче утыра. Ял бүлмәләре дә юк, төшке ашларын да эш урынында гына ашыйлардыр. Шушындый түбән эш шартлары хокук сакчыларының хезмәтенә тискәре йогынты ясыйдыр, дип уйлыйм. Бу хокук саклау системасына карата ихтирам дәрәҗәсен чагылдыра. Бюджетта полиция бүлекләрендәге бүлмәләрне ремонтлауга акча каралсын иде, – дип фикере белән уртаклашты ул.

Ә КПРФ партиясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов мәрхүм Туфан Миңнуллинның сүзләрен искә алды.

– Туфан абый исән булса, болай дип әйткән булыр иде: «Хокук бозулар кешенең культурасы булмау аркасында килеп чыга. Культуралы кеше беркайчан да үзе кебекләргә ташланмый. Бөтен нәрсәне өстәл янына утырып хәл итәргә кирәк», диде ул. – Хокук бозуларны профилактикалау – фәлсәфи төшенчә. Кешеләр төрле шартларда яши. Бүгенге базарның максаты – табышка теләсә нинди юл белән ия булу. Әти-¬әниләр ике-өч эштә эшләп, аларның балаларын телевизор, интернет, социаль челтәрләр тәрбияли. Алар виртуаль һәм реаль дөньяның чикләрен югалта бара. Махсус закон кирәк тә бит, әмма төптән уйласаң, тәрбиягә бик зур игътибар итү мөһим. Ике ел элек мәктәп укучылары белән очрашканда, «Сезнең өчен иң кадерле әйбер нәрсә?» – дип сорагач, «Акча!» диделәр. Шаккаттым. Бу мәсьәлә белән җәмәгатьчелек палатасы да шөгыльләнергә тиеш. Профсоюзларның максаты да – эшчеләрне елга бер-ике мәртәбә митингка алып чыгу гына түгел, ә кешеләр белән эшләү. Очрашу вакытында бер әби үз балаларының наркоман, эчкече булулары һәм пенсия алганын көтеп торулары турында сөйләде. Өйләрендә бернәрсә калмаган, участковый бер чара да күрми.

Хокук бозуларны профилактикалау – суд, прокуратура, тикшерү комитетының гына кайгысы түгел. Галимнәрне дә җәлеп итәргә кирәк, – дип белдерде Хафиз Миргалимов.

Татарстанның Юстиция министры Лариса Глухова әйтүенчә, партия вәкилләренең тәкъдимнәре закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак.

“Шәһри Казан” газетасы язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары