төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

















Казанда «Политзавод» проекты программасы эшли башлады

02 декабрь 2016, 12:57

Казанда «Политзавод» проекты программасы эшли башлады
Бүген Казанда рәсми төстә республика иҗтимагый-сәяси «Политзавод» проектының мәгариф программасы ачылды. Проектта катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департамент җитәкчесе урынбасары – Гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланыш буенча идарә җитәкчесе Роман Беляков чыгыш ясады.

Беренче ачык лекцияләр вакытында лекторлар республика парламентаризмы, сәяси системасы, күппартиялелек һәм социаль-икътисади перспективалар мәсьәләләренә кагылдылар.

Римма Ратникова, Татарстан парламентының вице-спикеры буларак кына түгел, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары буларак та тыңлаучыларга партиядә сәяси көндәшлек һәм партия составын яңарту турында кызыксынулары турында сөйләде. «Әгәр дә партия составы яңарып тормаса, аның перспективасы өметсез. Без сәяси көндәшлек яклы – ул «Бердәм Россия»не үстерү өчен кирәк"», – дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

Шулай да лекциянең төп темасы булып, Татарстан парламентаризмы эшчәнлеге буенча сораулар булды. «Узган ел республиканың Дәүләт Советы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә законлылык эшчәнлегендә уникаль тәҗрибә тупланды, әлеге тәҗрибә хәзер федераль дәрәҗәдә һәм башка төбәк коллегалары тарафыннан да кулланыла», – диде вице-спикер.

Лекциядә республиканың икътисади уңыш алымнары, парламент эше перспективалары һәм, билгеле, партиянең үз сайлаучылары алдындагы җаваплылыгы яктыртылды. «Политзавод» проектына килгәндә, Римма Ратникова: «Татарстанда МГЕР федераль штаб проектын тормышка ашыруда иҗади якын киленде. Бездә яшьләр өчен өстәмә шартлар тудырылды», дип җиткерде.

«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сүзләренчә, «Политзавод» – Татарстан өчен кадрлар әзерләү проекты ул, үзенә күрә кадрлар резервы. Бирегә, ул әйткәнчә, үзен тормышка багышларга һәм уңышлы сәясәтче булырга теләүчеләр килә.

Журналистларга ул проект идеяләренең кызыклы, бигрәк тә «Бердәм Россия» өчен диде. «Узган ел проектка килгән яшьләр тарафыннан әйтелгән идеяләр сайлау кампаниясе кысаларында тормышка ашты. Проектта катнашучыларның идеяләре күп. Хәзер «Яшь гвардия» дә яңарып килә. Һәм яшь гвардиячеләрнең грантлы проектлары "Бердәм Россия"» тарафыннан тормышка ашырыла.

Андрей Кондратьев бу сезонда «политзаводчыларга» лекцияләрне «иң яхшы сәяси спикерлар һәм сәясәттәге билгеле кешеләр» укыячак, дип белдерде. «Без сәясәткә баручы күп кенә яшь кешеләр һәм бик күп креатив идеялар булыр дип көтәбез», – дип өстәде ул.

Искәртеп үтик: «Политзавод»ның быелгы сезонына 780 гариза алынган. Ноябрь аенда кандидатлар белән туры һәм онлайн-әңгәмәдә катнашып, нәтиҗәләр буенча проектның туры этабына 207кеше тәкъдим ителгән.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.