Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында яңа Никахлашу сараен һәм сәнгать мәктәбен ачты

29 декабрь 2016, 17:14

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында яңа Никахлашу сараен һәм сәнгать мәктәбен ачты
Бүген Татарстанның Яңа Чишмә районында Балалар сәнгать мәктәбе һәм ЗАГС хезмәтенең яңа бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Яңа бина авыл районнарын үстерү буенча президент программасы буенча, республика бюджеты һәм “Татнефть” компаниясе акчаларына төзелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районы башлыгы белән берлектә ЗАГС бинасын карады. Бу көнне биредә бриллиант туйларын бәйрәм иткән Нина һәм Григорий Быковларны һәм күпбалалы Яковлевлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Республика парламенты рәисе фикеренчә, Яңа Чишмә Яңа елга зур бүләк алды. “Яңа Чишмә районы шундый социаль объектларга лаеклы, – дип белдерде ул. – ЗАГС ның яңа бинасын чын мәгънәсендә никахлашу сарае дип атарга була, ул районда гаилә традицияләрен үстерүгә өлеш кертсен”.

Фәрит Мөхәммәтшин сәнгать мәктәбенең кабинетларын һәм сыйныфларын да карап чыкты, укучылар һәм мөгаллимнәр белән аралашты. Сәнгать мәктәбе җирле талантларны үстерүгә ярдәм итәр, дип өметләнүен әйтте. “Бу күркәм мәктәп кешеләргә кайда яшәүләренә карамастан, төрле яклап үсешенә мөмкинлекләр тудырган президент программаларының тормышка ашырылуын дәлилли. Татарстанда социаль әһәмияткә ия утызлап программа эшли. Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә укыган балалар районда гына түгел, республика, Бөтенроссия бәйге һәм фестивальләрендә дә лаеклы чыгыш ясар дип ышанам”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте