Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Дәүләт Советы депутатлары Иранның Казандагы Генераль илчелегендә кайгы ур­таклаштылар

11 гыйнвар 2017, 12:16

Дәүләт Советы депутатлары Иранның Казандагы Генераль илчелегендә кайгы ур­таклаштылар
Дәүләт Советы депутатлары Иранның Казандагы Генераль илчелегендә Кайгы ур­таклашулар китабында язу калдырды. Парламентчылар Иран­ның күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Ислам Республикасына нигез салучылардан берсе – Али Әкбәр Хашими Рафсанҗани әфәнденең вафат булуына бәйле рәвештә әлеге ил халкының кайгысын уртаклашты.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Иран халкы белән бергә Рафсанҗани әфәнденең вафатына кайгыра. Татарстан халкы аның дәүләт эшендәге хезмәтләрен югары бәяли. Иранның Ислам консультатив советының беренче рәисе, 1989-1997 елларда Ислам Республикасы Президенты Али Әкбәр Хашими Рафсанҗани иленең үсеше һәм чәчәк атуы өчен үз ватанына тугры хезмәт итүдә үрнәк булып кала. Без Иран Ислам Республикасы халкының авыр кайгысын уртаклашабыз», - диелә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев һәм Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Олег Гаврилов имзалаган кайгынамәдә.

«Әлбәттә, кайгылы көннәр, әмма тормыш дәвам итә», - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарчем белән аралашканда. Юрий Камалтынов дипломатны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде һәм Татарстанда Ирандагы хәлләр белән тирән кызыксынуларын әйтеп, киләчәктә Татарстан белән Иран арасында сәүдә-икътисад, мәдәният тармакларында элемтәләр артуына ышанычын белдерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте