Матбугат хезмәте |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Дәүләт Советының яңалыклары
Ольга Павлова: "Төбәкләрнең законлы тәкъдимнәре кире кагылуга юл куярга ярамый"
16 гыйнвар 2017, 16:11
Россия Дәүләт Думасы эшчәнлегендә өстенлекләрнең берсе – төбәк парламентларына федераль законнар тәкъдимнәрен, шул исәптән үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән Россия закон чыгаручылар советы мәйданында да уңай шартлар тудыру. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасының Социаль сәясәт, хезмәт һәм ветераннар буенча комитет әгъзасы – Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова җиткерде.
"Быел Дәүләт Думасына Россия закон чыгаручылар эшен оештыруда зур җаваплылык йөкләнгән", – диде депутат. Ольга Павлова фикеренчә, төбәкләрнең законлы тәкъдимнәре кире кагылуга юл куярга ярамый. "Төбәкләр дә үз җирлекләрендә федераль законнарны тормышка ашыруда парламент контролен булдыруда Дәүләт Думасының партнерлары булырга тиеш", – дип саный ул.
Парламентның түбән палатасында икенче сессиядә өстенлекле юнәлеш булып, спикер сүзләренчә, Россия Президентының Федераль Җыенында куелган бурычларны тормышка ашыру торачак.
"Стратегик бурычларның берсе булып, кешелек капиталын арттыру тора. Безгә социаль сәясәттә мөһим карарлар кабул итәргә кирәк булачак, кичекмәстән коммерцияле булмаган оешмаларда хокук базасы эшчәнлеген формалаштыруны төгәлләргә кирәк", – дип билгеләп үтте ул.
"Татар-информ" МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
|
08 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
|
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
|
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
|
29 |
30 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|