Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

16 гыйнвар 2017, 17:25

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын даими үткәрүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, аны ун елга бер тапкыр үткәрергә кирәк. Шундый тәкъдимне республика парламенты башлыгы бүген Татарстан халыклары III съездына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында җиткерде.

 

Оештыру комитетын җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин чараны үткәрүгә өч ай чамасы вакыт калып баруын искә төшерде. Ул оештыру комитеты составына кергән министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен әзерлек чорына җитди карарга чакырды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, 1992 һәм 2007 елларда узган Татарстан халыклары съездлары республикада конфессияара һәм милләтара багланышлар үсешенә сизелерлек тәэсир ясады.

Утырышта Татарстан Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев съездга әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планы һәм делегатлар сайлау тәртибе турында сөйләде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте