Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

18 гыйнвар 2017, 15:11

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты
18 гыйнварда ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Министрлыкның 2016 елдагы эш йомгкларына һәм 2017 елга бурычларына багышланган әлеге җыелышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Коллегия утырышында хисап доклады белән ТР Юстиция министры Ларису Глухова чыгыш ясады. Ул министрлык тарафыннан барлык дәүләт йөкләмәләренең үтәлгәнлеген билгеләп үтте. Ел әйләнәсендә 9 закон проекты республкиа паралменты каравына тәкъдим ителгән, Хокук сораулары буенча ведомствоара координация комитетының 8 утырышы үткәрелгән, анда 33 закон проекты тикшерелгән. Министрлыкларны һәм ведомстволарны тикшерү барышында 28 норматив хокукый актның дәүләт теркәвенә куелмаганлыгы ачыкланган.

Министр әйткәнчә, республкада гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрәтү системасы уңышлы эшләп килә. Адвокатлар тарафыннан 211 кешегә һәм министрлык хезмәткәрләре тарафыннан 993 кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышын республиканың 2016 елдагы уңышларыннан башлады. “Гадәттәгечә, министрлыкларның һәм җирле хакимият органнарының эшенә йомгак ясаганда, без республика тормышының барлык өлкәләрен тәнкыйди анализга дучар итәбез һәм шундый юл белән кимчелекләрне ачыклап, яңа мөмкинлекләр эзлибез, – диде ул. – Билгеле авырлыкларга карамастан, Татарстан узган елны лаеклы үткәрде. Үсеш темплары 101, 3 процент тәшкил итте, эчке регион продуктының күләме 1 трлн 920 млрд сумга җитте. Болар барысы да республика һәм җирле дәрәҗәдә эшнең дөрес оештырылуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Өстәвенә, заманча технологияләрне куллану, яңа юнәлешләрдә актив эшли башлау да үз җтиешләрен бирә башлады һәм нефтькә бәйлелегебезне сизелерлек киметте. Иктътисадның әлеге юнәлешләренә без быел да өстенлекле игътибар бирәчәкбез, аларга инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәкбез”.

Министрлык коллективына закон чыгару өлкәсендә актив катнашкан өчен, кабул ителгән законнарның эшләвен тәэмин итүдәге эшләре өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин аларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында эчке резервларны эшкә җигәргә өндәде. “Законнар аларны кулланучы һәм башкаручы органнар тарафыннан өстәмә актлар белән тәэмин ителеп җитәме, - дип эндәште ул юристларга. – Еш кына бу процес бик нык артта кала шул. Шуңа күрә әлеге өлкәне дә көчәйтергә кирәк”.

Халыкның юридик белемен күтәрү турында сөйләп, парламент җитәкчесе министрлыкның гражданнарны хокукый укыту һәм аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы булуын хәтергә төшерде. “Быел республика үз Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтә, - диде ул. - Әлеге Конституция республиканың тотырыклы үсеәен тәэмин итә, әмма халык аны җитәрлек дәрәҗәдә белеп бетерми. Кешеләр үзләренең конституциядә каралган хокукларын һәм бурычларын да начар беләләр. Үз тормышларының барлык якларына кагылышлы дистәләгән, йөзәрләгән законнар һәм башка хокук нормаларын әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә халыкның юридик белемен күтәрү мәсьәләсе беренче планга чыга. Чөнки, законны ихтирам итү, аларны белү, ахыр чиктә, гражданнарның законга буйсынуын көчәйтә һәм республиканың хокук системасын ныгыта”.

Җәүдәт Юнысов, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Рамил Гали фотолары