Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Депутатлар Иҗтимагый палатаны формалаштыру кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итә

16 февраль 2017, 12:12

Депутатлар  Иҗтимагый палатаны формалаштыру кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итә
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” закон проектын кабул итте.

Парламентның  Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Иҗтимагый палатага 60 кеше керергә тиеш дип саный. Шуның өчтән бере (20 кеше) гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең республикада теркәлгән структур бүлекчәләре тәкъдиме буенча Татарстан Президенты тарафыннан расланачак. Икенче өчтән бер өлешен (20 кеше) Татарстанда теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән төбәк иҗтимагый берләшмәләр тәкъдиме белән Дәүләт Советы раслаячак. Татарстан Республикасы Президенты һәм парламент тарафыннан расланган Иҗтимагый палата әгъзалары калган составны (20 кеше) республика территориясендә теркәлгән җирле җәмәгать берләшмәләре тәкъдим иткән кандидатуралардан сайлап алачак.

Моңарчы Иҗтимагый палата составында ике тапкыр вәкил булып торганнар яңа палата әгъзалары була алмый.

“Иҗтимагый палатага кандидатлар тәкъдим итү хокукына коммерцияле булмаган оешмалар ия. Һөнәри һәм социаль төркемнәрнең хокук һәм закон мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өлкәсендә ким дигәндә, өч ел дәвамында эшчәнлек алып барган һәр оешма Татарстан республикасы территориясендә яшәү урыны булган гражданнар арасыннан бер кандидатны тәкъдим итү хокукына ия”, – дип искәртте Шакир Яһүдин.

Шулай ук канун проекты буенча палата вәкиллегенең срогын 4 елдан 3 елга кадәр киметү дә тәкъдим ителә.

“Яңа палата составының беренче утырышы Татарстан Республиксы Президенты тарафыннан чакырыла һәм  Иҗтимагый палатаның иң өлкән әгъзасы тарафыннан ачыла”, – дип өстәде депутат.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары