төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Матди булмаган мәдәни мирас турында закон беренче укылышта кабул ителде

16 февраль 2017, 15:04

Матди булмаган мәдәни мирас турында закон беренче укылышта кабул ителде
Депутатлар “Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында” закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Аның турында фикер алышуларда парламентка үтмәгән партияләрнең вәкилләре дә катнашты.

Мондый закон Россиянең өч төбәгендә – Алтайда, Хакасиядә, Тывада кабул ителгән инде, без бераз соңардык. Әмма, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләсе министрлык коллегиясендә әле 2013 елда ук тикшерелгән һәм аны өстенлекле юнәлеш дип тә билгеләгәннәр. Мирасыбызның бу төренә игътибар ни өчен артты соң? Якын тарихка бераз күз салыйк әле, 2008 нче елны Россия мәдәният министры фәрманы белән Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм үстерү Концепциясе раслана һәм ул 2015 елга хәтле гамәлдә була.

Дөресен генә әйткәндә, ул Концепция яшәүгә сәләтсез булып чыкты. Аны тормышка ашыру Программасында язылган чаралар кәгазьдә генә калды. Юкса, ниятләр изге иде: глобальләшү чоры ил халыкларының милли-мәдәни байлыкларын юкка чыгарып, рухи гариплеккә китерәчәк.

Рухы беткән кеше яши алмаган кебек, милли йөзен, мәдәниятен, сәнгатен, телен, йолаларын югалткан халык та дөнья йөзеннән юкка чыгачак. Шуңа күрә рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү законга таянырга тиеш. Тик бүгенгә хәтле мондый эчтәлектәге федераль закон юк. Инде менә Татарстан, әйткә­немчә, Россия төбәкләре арасында дүртенче булып матди булмаган мәдәни мирас турында закон кабул итмәкче. Инде “Без – беренче!” дип күкрәк сугарга өйрәнеп бетеп киләбез, шуңа күрә “Ни өчен бу очракта да без беренче түгел икән?” дигән уй күңелдә чагылып үткән иде үзе. Әмма утырышта чыгыш ясаучыларны тыңлаган саен мәдәни мирасыбызга кагылышлы мәсьәләләрнең никадәр четерекле һәм гаҗәп зур көч, хезмәт таләп итүе аңлашыла барды.

2015 ел ахырында Мәдәният министрлыгы коллегиясендә Президентыбыз Р.Миңнеханов та катнаша һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау, үстерү турында закон проекты эшли башларга дигән карар кабул ителә. 2016 елда исә парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин кушуы буенча эш төркеме төзелә. Аның җитәкчесе итеп “Милли комитет” рәисе Разил Вәлиев билгеләнә. Төркемгә Министрлар Кабинеты, иҗат берлекләре, фәнни оешмалар вәкилләре җәлеп ителә. Закон проекты буш җирдә тумый, матди булмаган мәдәни мирас объектларын барлау, аларга бәяләмә бирү эше күптән башланган була. Закон проекты белән танышканда дулкынландым да кебек. Чөнки мин матди булмаган мәдәни мирас объектларын тәгаен генә күз алдына китермәгәнмен икән. Бактың исә, без сакларга һәм үстерергә тиешле әлеге объектлар – халык белеме, инанулар, гореф-гадәтләр, традицияләр, бәйрәмнәр, фольклор әсәрләре, сүз, вокаль, инструменталь, бию башкаруның кабатланмас үрнәкләре, халыкның гамәли сәнгать әсәрләре, музыка кораллары, көнкүреш әйберләре әзерләү ысуллары... һ.б. икән.

Закон проектында язылганнарның барысын да санамадым әле. Санаган хәтлесеннән дә үз йөзебезне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк икәнлеге аңла­шыла. Әлеге закон проектын тикшерүдә парламентка узмаган ун сәяси партиянең вәкилләре килгән иде. Алар, гадәттә, иң әһәмиятле саналган проектларны тикшерүгә чакырылалар һәм парламентка төрле, кайчак шактый каршылыклы фикерләр дә алып керәләр. Бу – бик әйбәт. Чөнки “ә” дигәнгә “мә” дип утыручылар белән генә асыл хакыйкатьне табу ансат түгел. Чакырылган “партиецлар” бүген мәктәпләрдә татар телен укыту методикасының, дәреслекләрнең бернигә яраксыз икәнен әйтеп сүз башлады. Ә мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнүдә тел белүнең нинди әһәмияткә ия икәнен үзләренчә дәлилләргә омтылдылар. Мәдәни мирас объектын бәяләргә тиешле экспертларның ким дигәндә фән кандидаты, чын профессиональ булырга тиешлеген төп таләп итеп куйдылар һәм бу закон проектына язылып ук куелсын, диделәр.

Проектта халык һөнәрчелеген үстерү буенча остаханәләр челтәре булдыру да каралган иде. Кунакларның берсе халык һөнәрчелеге эшләнмәләренә ихтыяҗ туармы дип шикләнде. Яшерен-батырын түгел, булган остаханәләрне дә ябып бетерәбез бит, диделәр. Алар, мәсәлән, милли аяк киемнәре тегү фабрикаларын, цехларны күз алдында тота иде. Әлеге иптәшнең шикләнүләре урынлы, чөнки бездә күп эшләрне башкаруда системалылык җитеп бетми. Яшәеш тә бик үк тотрыклы түгел. Моңа хәтле рухи мирасыбызны барламый яшәмәдек: халык авыз иҗатын, җыр-көйләрне, милли уен коралларыбызны өйрәнеп-саклап тотучылар элек-электән бар иде. Ни кызганыч, “яңа җәм­гыятьтә” кайбер рухи кыйммәтләргә үзебез кул селтәдек. Бәлки, әлеге закон проекты халык хөкеме аша үтеп (ул “Ачык Татарстан” порталына куелачак) тагын да камилләшкәч һәм закон көче алып гамәлгә кергәч рухи мирасыбызга мөнәсәбәт үзгәрер. Россиядә яшәүче һәр халык үзенчә матур, үзенчә бай, үзенчә талантлы, үзенчә шук, үзенчә тапкыр бит ул. Без шул төрлелек белән көчле дә әле.

“Ватаным Татарстан” газетасы


Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.