Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Римма Ратникова телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә вәкил булып сайланды

16 февраль 2017, 15:18

Римма Ратникова телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә вәкил булып сайланды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенә Татарстан Республикасы парламенты вәкиле итеп сайланды. Моңа кадәр әлеге вазыйфаны депутат, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов башкарган иде. Әмма аның депутат та, телерадиокомпания җитәкчесе дә булуы комиссия вәкиле булырга хокук бирми.

“Апрель аенда телетапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда Татарстан Республикасының бөтен җирендә күрсәтелә торган телеканал сайлап алыначак. Конкурста “Яңа гасыр” телеканалы катнашырга гариза биргән иде. Әмма аның җитәкчесе Илшат Әминов берүк вакытта депутат та булганлыктан, комиссиядә вәкил вазыйфасын үти алмый”,– дип аңлатма бирде Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча

Андрей Данилов фотолары