Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


















Фәрит Мөхәммәтшин: Халык белән килешмичә Минзәлә районында дуңгыз үрчетү комплексы төзелмәс

17 февраль 2017, 15:22

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык белән килешмичә Минзәлә районында дуңгыз үрчетү комплексы төзелмәс
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Минзәлә районына эшлекле сәфәр кылды. Визитның максаты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең районның 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән бурычлары буенча муниципаль район советы утырышында катнашу иде.

Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин берничә объектны карап чыккан. Алар арасында Россия һәм Европа базары өчен балаларга өй җиһазы җитештергән җирле мебель фабрикасы да бар. Предприятие директоры Дамир Каюмов кулланыла торган технологияләр һәм продукцияне онлайн алга җибәрү турында сөйләде. Шуннан соң Татарстан Дәүләт Советы башлыгы яңа гына капиталь ремонт ясалган гимназияне карап чыкты.

Муниципаль берәмлек башлыгы Айдар Сәләхов утырышта: “Икътисади авырлыкларга карамастан, 2016 ел район өчен нәтиҗәле һәм уңышлы булды. Агроэшмәкәрлектән беркемнең дә китмәве куандыра. Елдан ел табыш күләме, фермерлар саны арта”, - дип искәртте. Районга республиканың югары уку йортларында белем алган фермерларның балалары кайтуын хәбәр итте.

Районда язы чәчүгә әзерлек эшләренә инде керешкәннәр. Мондагы машина-трактор паркларының републиканың капиталь ремонт программасында катнашуы бу эштә зур булышлык күрсәткән. Муниципаль берәмлек җитәкчесе мөгезле эре терлекнең баш саны буенча да уңай динамика барлыгын искәртте. Шуңа карамастан, ул шәхси хуҗалыкларда сыерларның саны кимүен хәбәр итте. “Килограмм өчен сөтне 20 сумнан да кимрәк бәягә кабул итү мөмкин түгел дип саныйм”, - дип хәбәр итте Айдар Сәләхов. Ул авыл халкының сыерларны асраудан баш тартуында, ул моны төп сәбәпләрнең берсе дип атады.

Минзәләнең төп проблемаларына район башлыгы инженер челтәрләрнең хәлен, ташландык сулар системасын һәм эчә торган суның сыйфатын атады. “Район коммуналь челтәрләрнең җитештерүчәнлек егәрлеге җәй айларында су белән берөзлексез тәэмин итеп торырга мөмкинлек бирми. Бу инженер җиһазларның тузуы белән бәйле”.

Җитештерүчәлек фондалырын модернизацияләү һәм ремонтка район торак-коммуналь хуҗалыкларының акчасы юк. Системага дәүләт-шәхси партнерлык принцибы нигезендә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү мәсьәләдән чыгу юлы була ала.

Минзәләдә мәктәпләр җитмәүгә дә зарланалар. “Башлангыч сыйныфлардан 300 якын бала икенче сменада укырга мәҗбүр. Яңа мәктәп белән яңа балалар бакчасы Садак бистәсендә бик урынлы булыр иде”, - диде Айдар Сәләхов.

Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге турында аның баш табибы чыгыш ясады. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин район үзәгендә табибларның аз булуын искәртте: 10 мең эшләүчегә 12,5 белгеч. “Республикада күптән инде уртача күрсәткеч 10 мең эшләүчегә 20 белгеч тәшкил итә. Моннан тыш, табибларның әзерләнгәнлеге һәм эшчәнлекләренең квалификацион бәясе республиканың уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк”, - дип ризасызлыгын белдерде республиканың парламент башлыгы. Шул ук вакытта объектларны җиһазландыруга республика дистәләрчә миллион акча тоткан.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Минзәлә халкының үзара салымына карата да активлыгы җитәрлек түгел дип саный. “Эшләмисез. Әгәр дә бу юнәлештә эш алып барылса, сезнең һәр авылда иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә акчагыз булыр иде”, - дип искәртте ул. Шулай итеп, халык җыйган һәрбер сумга республиканың бюджеттан 4 сум бирергә әзер булуын искә төшерде.

Инициатив төркемнең Минзәлә районында дуңгыз үрчетү комплексын булдырмау турында мөрәҗәгатенә Фәрит Мөхәммәтшин экологик экспертиза һәм халык белән сөйләшүдән башка комплексны төзи башлау турында карар кабул ителмәячәк, дип белдерде. Ләкин Минзәләнең бик дотацияле район булуын искә төшерде. Шуңа күрә районга инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсенә бик җаваплы килергә кирәк. “Беркем дә үз кешеләрен агуларга теләми. Һәрбер район башлыгы инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен эзли. Республика бушка диярлек сезгә мәктәпләр, спортзаллар һәм бассейннар төзеп бирде. Икътисади кризис шартларында сезне ничек итеп авыр хәлдә саклап калу турында уйларга кирәк. Без инвестицияләр эзләү, салым базасын киңәйтү бурычын куябыз”.

Район советы утырышы традиция буенча муниципаль районның хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Матбугат хезмәте