Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




















Фәрит Мөхәммәтшин актанышлыларны Татарстан халыкларының III съездында катнашырга чакырды

17 февраль 2017, 17:57

Фәрит Мөхәммәтшин актанышлыларны Татарстан халыкларының III съездында катнашырга чакырды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга билгеләнгән бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Утырыш алдыннан Татарстан парламенты башлыгы районда төзелә торган сөт заводын карап чыккан. Аның территориясендә киләчәктә җирле товар җитештерүчеләрнең күзгәзмәсе оештырылачак.

2015 елда районда уртача хезмәт хакы 107 процентка үсте, дип хәбәр иткән район башлыгы Фаил Камаев. Бу республика районнары арасында 12 күрсәткеч. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,25 процент тәшкил итә. “Яхшы күрсәткечләр булуга карамастан, кайбер предприятиеләр түбән хезмәт хакын түләүне дәвам итә. Бу предприятие җитәкчеләренә хезмәт хакын райондагы уртача күрсәткечкә якынайтырга кирәк”, - дип искәрткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук Фаил Камаев районның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсешенә карата үзенең программасы турында сөйләгән. Территорияләрнең күрсәткечләрен күтәрү турында планнарны хуплап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе авылда яшәүчеләрне саклап калу мәсьәләсенә игътибар бирү әһәмияте турында искә төшергән. Татарстанда бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлтелгән берничә программа эшләп килә.

“Бу безнең халыкның иң әһәмиятле өлеше. Алар тел, гореф-гадәтләр сагында торучылар. Алар иҗтимагый тормышның нигезе”, - дип искәрткән Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Республикасы парламенты башлыгы шулай ук закон инициативаларын күбрәк күрсәтергә чакырган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе 22 апрель көнне Казанда Татарстан халыкларының III съезды үтәчәге турында сөйләде. Республикада 173 милләт яши һәм аларның һәрберсе үзенчәлекле, дигән Фәрит Мөхәммәтшин. “Без халыкларның тыныч һәм тату тормышта ничек яши алганнарын федераль югарылыкта күрсәтергә телибез. Халыклар дуслыгы – безнең төп байлык”, - дигән ул һәм Актаныш халкын Татарстан өчен әһәмиятле вакыйгада актив катнашырга чакырган.

Матбугат хезмәте