Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




















Татарстан Республикасы волейбол федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин югары уку йортлары ректорлары белән студентлар арасында волейболны үстерү хакында фикерләште

20 февраль 2017, 19:03

Татарстан Республикасы волейбол федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин югары уку йортлары ректорлары белән студентлар арасында волейболны үстерү хакында фикерләште
Бүген Казанда Дәүләт Советы Рәисе, ТР волейбол федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Студентлар волейбол Лигасы йолдызлары матчы һәм республика волейбол федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды.

Чараны ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин спортчыларга уңышлар теләде, җанатарларны активрак булырга чакырды. «Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырып караганда Татарстанда һәм Казанда студентларга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар күбрәк тудырылган. Волейбол уйныйбыз икән, сәламәтлегебез дә ныграк, укуыбыз да яхшырак булачак», - диде парламент башлыгы.

Аннан соң Татарстан Республикасы волейбол федерациясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Дәүләт Советы Рәисе югары уку йортлары ректорлары алдында студентлар арасында волейболны популяр спорт төре итү бурычын куйды. «Татарстан күп еллар рәттән ирләр һәм хатын-кызлар лигасында Европа һәм Россия чемпионнары булалар. Татарстан Республикасы Президенты гел искәртеп тора, хоккей, футбол, басккетбол белән чагыштырганда волейболга артык күп чыгымнар таләп ителми. Махсус җиһазлар, җайланмалар да кирәкми. Студентларны волейбол уенына җәлеп итәбез икән, аларның буш вакытлары файдалы һәм күңелле үтәчәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе студентлар яши торган тирәдә волейбол уйнау урыннары булдыру кирәклеген әйтте. “ Моның өчен ике багана белән махсус челтәр генә кирәк. Ике КАМАЗ ком китертеп җәйдерсәгез, җиһазлар белән без булышырга әзер», − диде Фәрит Мөхәммәтшин ректорларга.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте