Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Разил Вәлиев Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең кайгыртучылар шурасы рәисе итеп сайланды

09 март 2017, 17:58

Разил Вәлиев Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең кайгыртучылар шурасы рәисе итеп сайланды
Бүген парламентта Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең кайгыртучылар шурасы җыелды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Әлеге киңәшмә Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальне оештыручылар үтенече буенча үткәрелде. Анда депутатлар, халык җырчылары, композиторлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, матбугат чаралары мөхәррирләре катнашты. Баксаң, чакырылучылар фестивальнең кайгыртучылар шурасына сайланган, шура рәисе итеп исә, Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәниятһәм милли мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе Разил Вәлиевне билгеләделәр. Бу – татар эстрадасының сыйфатын кайгырту юнәлешендә тагын бер адым булды.

Ни өчен эстрада мәсьәләләренә депутатлар тыкшына? “Чөнки җырны- моңны саклау ул – халык эше, – ди Разил Вәлиев. – Тел бетсә, халык бетә дибез. Мәктәпләр, авыл бетсә, милләт юкка чыгу алдында дип борчылабыз. Ә җыр, моң бетсә, халык яшәрме соң? Бүген җырның милли нигезе юк. Нигезе булмаган әсәрне без үзебезнеке дип саный алмыйбыз”. Шура рәисе Илһам Шакировның милләтне тел, дин һәм җыр яшәтә дигән сүзләрен дә искә алды. Халык телен югалтканда да моңын югалтмый ул, дип тә өстәде.

Кайгыртучылар шурасына көтелмәгәнрәк тәкъдим дә ясады:

– Безнең "Телләр турында" закон бар. Ул республикалар арасында иң камил закон булып танылды. Ә ни өчен әле без татар музыка сәнгатен үстерү буенча программа әзерләмибез? Әгәр Президентка бу тәкъдимне фонд исеменнән җиткерсәк, бу безнең беренче хәерле эшебез булыр иде, – диде ул.

Ваһапов фестивале башкалардан системалы эш алып баруы белән аерылып тора. Ул талантларны эзләп таба һәм алар белән эшләүне дәвам итә. Шура да үз өстенә фестивалгә рухи һәм матди яктан ярдәм итүне (дәүләттән елына 10 миллион сум акча бүлеп бирелә) ала. Разил Вәлиев һәр концерттан соң җыелышып фикер алышырга чакыра. Монда репертуар мәсьәләсеннән алып, алга таба эш планына кадәр анализланачак икән.

 Репертуар, чыннан да, борчуга сала. Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев, сәхнәдәге ул сикеренү акырынуларны халыкны көлдерү дип кабул итсәк, көлү – гомерне озынайта дип үзебезне юатсак кына инде, диде аптырап. Бу җәһәттән Рифат Фәттахов "Яңа татар җыры" бәйгесен үткәрергә ниятли. Шунысы да бар, бу эш җырчылар санын азайту яки башка фестивальләрнең гомерен кыскарту өчен эшләнми. "Мин фестивальләрне күпсенмим. Аларның һәрберсенең файдасы бар. Кемдер җиде йөз, кемдер мең, ике мең булды дип исәпләп чыгарган җырчыларга да сүзем юк. Җырлыйсылары килә икән, җырласыннар, нишләп әле җырлап торган кешене тыярга? Безгә бәлки барысын да радио-телевидениегә чыгармаска кирәктер?" – диде бу уңайдан Разил Вәлиев. Үзеннән үзе сәнгать советлары турында сорау калкып чыга. Ә ул бездә бүген бар да, юк та. Сорасаң, бар, диләр, Кемнәр эшли дисәң, җавап бирмиләр.

Депутатлар музыкаль театр мәсьәләсен дә күтәрде. Үз вакытында Президент да хуплаган, ләкин эш кайдадыр тукталып калган бу мәсьәлә өлгереп җитте булса кирәк. Моны куәтләп: "Бүген бездә иң төп сорау – бина мәсьәләсе. Репетицияләр үткәрергә урыныбыз юк", – диде Рифат Фәттахов. Музыкаль театр булырмы ул, музыка йортымы, анда барысы да сыяр иде, дигән фикер дә яңграды. Мәскәүләр исә кул кушырып ятмый. Татарстанның Россиядщге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев әйтүенчә, Мәскәүнең Выхино районында татарларга бина бирү эше башланып киткән. Ул музее, залы булган Татар үзәге булыр дип фаразлана. Татар концертлары төрле җирдә уза, безгә бер җирдә тупланырга, татарны күрсәтергә кирәк, ди Мәскәү кунагы. Эстрадага кагылышлы сораулар күп булды. Ул балалар өчен җырларга кытлык, тамашачы тәрбияләү мәсьәләсе, башкалар. Рифат Фәттахов сораулар күп, фикерләр күп, ләкин алар эмоциягә төреп бирелә дип, фәнни-гамәли конференция оештырырга чакырды. Бу фикерне академик Индус Таһиров та куәтләде. "Бу эшне дәвам итү – һәрберебезнең бурычы. Чөнки җыр, моң – милли горурлыкны уята", – диде ул. Җырчы белән җырчыны чагыштырып кына алга барып булмый димәк.

“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 11.03.2017/

Андрей Данилов фотолары