Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты

13 март 2017, 15:55

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты
Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты. Парламентчылар инвалидларны социаль ярдәм чаралары белән, шулай ук техник реабилитация чаралары белән тәэмин итүне законнарга салу мәсьәләләрен, шулай ук Закон чыгаручылар советының икътисадый һәм сәнәгать сәясәте мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан булдырылган эш төркеме (сатып алулар өлкәсендә законнарны камилләштерү тәкъдимнәрен эшләде) эшчәнлеге йомгакларын карады.

Федерация Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы рәистәше Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү проблемаларының күбесе дәүләт сатып алулар системасының камил булмавына бәйле. Ул контракт системасы турында законны тотрыклыландырырга тәкъдим итте. “Кагыйдәләр даими үзгәреп торган бер мәлдә заказчылар да, подрядчылар да юньләп эшли алмый”, – диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте