төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 21 мартта узачак

15 март 2017, 13:11

Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 21 мартта узачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 21 мартта узачак. Бу хакта бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында мәгълүм булды.

Көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәләләрне тикшерә башлар алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын соңгы айда республикада уздырылган чаралар белән таныштырды. Тәгаенләп әйткәндә, районнарда ел йомгакларына багышланган сессияләр һәм министрлыкларның һәм ведомстволарның коллегияләре тәмамланды. Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет депутатлары белән очрашканда “күп кенә тәнкыйди сораулар барлыгын” искәртте. Хәзерге вакытта алар Дәүләт Советы һәм башкарма хакимият органнары каравында.


Дәүләт Советы Рәисе сәүдә турында федераль закон үтәлешен тикшерү эшенә игътибарны юнәлтеп, җирле товар җитештерүчеләр чыгарган продукциянең эре сәүдә нокталарында бик аз булуына басым ясап, бу эшне дәвам итәргә чакырды.

Утырыш каравына 25 мәсьәлә тәкъдим ителә. “Алар арасында иң мөһиме, һичшиксез, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2016 елгы эшчәнлеге турында хисап булачак, – диде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – Чыгышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ясаячак. Көн тәртибенә 2016 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад та тәкъдим ителә”.

Егерме алтынчы утырыш каравына унбер закон проекты чыгарыла, шулардан “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” һәм “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проеклары икенче укылышта каралачак.

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Чистай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 66 статьясына үзгәреш кертү турында”, “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектлары I укылышка чыгарыла.

Утырышта шулай ук унбер федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнарының закон чыгару инициативалары каралачак.

Президиум утырышында Дәүләт Советы комитетлары каршында оештырылган эксперт советлары эшчәнлегенә кагылышлы Карар кабул ителде. Хәзер эксперт советлары ике айга бер тапкырдан да ким булмаска тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин закон проектларын әзерләгәндә экспертларның фикерләренә таянырга чакырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары





Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.