Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

18 март 2017, 13:56

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
18 мартта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәдә эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасыныд дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә булды.

Тантана башында Фәрит Мөхәммәтшин мондый чараларны Кремльдә уздыруның матур традициягә әйләнүен билгеләп үтте. “Икътисадтагы мәгълүм кыенлыкларга карамастан, Татарстанда утыздан артык президент программасы уңышлы тормышка ашырылы, - диде Дәүләт Советы Рәисе. – Икътисабның төп тармакларында республикабыз Россия төбәкләре арасында алдынгы урында санала. Бу – төзелеш һәм авыл хуҗалыгы, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше һәм авиатөзелеш кебек юнәлешләр. Социаль өлкәдә без торак фондын ремонтлау, беренче мелдицина системасын модернизацияләү, авыл җирендә клублар һәм мәктәпләр төзү һәм ремонтлау программаларын уңышлы үтәдек. барлык бу казанышларда сезнең хезмәтегезнең өлеше зур, рәхмәт сезгә”.

Фәрит Мөхәммәтшин чит илләрнең санкцияләре аркасында барлыкка килгән проблемаларның авыл хуҗалыгы өчен файдасы турында сөйләп үтте. “Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә дәүләт бик нык ярдәм күрсәтә, - диде ул. – Авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыру һәм эшкуарлыкка күрсәтүгә 2016 елда 2 миллард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бездә авыл хуҗалыгы продукциясенең 52 проценттан артыгы хосусый һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелә башлады”.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, халык республика җитәкчелегенең барлык эшләрен хуплый, бу үткән сайлаулар нәтиҗәләрендә дә, социаль-икътисадый үсеш йомгакларында да ачык күренә. “Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, дами тотырыклылыкка омтылыш һәм җәмгыятебезнең татулыкка тугрылыгы Татарстанның киләчәктә дә уңышлы республика булып каласына ышаныч тудыра”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген дәүләт бүләкләре 49 кешегә тапшырылды.
Государственные награды сегодня были вручены 49 татарстанцам.


Матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары