төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




















Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт хисабы тыңланды

21 март 2017, 12:43

Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт хисабы тыңланды
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2016 елгы эшчәнлеге турында хисабы тыңланды. Депутатлар каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады.

2016 елгы эш нәтиҗәләренә тукталырдан элек Илдар Халиков икътисад өлкәсендәге хәл-хаяткә кагылып узды. “Узган елда тышкы икътисади вәзгыять шактый катлаулы булды”, - диде Премьер-министр. Ул башкарма хакимиятнең узган елда башкарган эшләре республиканың 2030 елга кадәрле социаль-икътисади үсеш стратегиясендә билгеләнгән бурычларны хәл итәргә юнәлтелүен искәртте. Узган елда барлыгы 45 муниципаль стратегия тәгаенләнгән һәм тармак министрлыклары үзләренең озак срокка исәпләнгән планнарын раслаганнар.

Макроэкономик күрсәткечләр буенча Татарстан лидер регион булып кала бирә. Республика Россия субъектлары арасында тулаем региональ продукт күләме буенча алтынчы, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча өченче, сәнәгать житештерүчәнлеге һәм төзелеш буенча бишенче урында тора. Соңгы елларда Татарстан инвестицияләр җәлеп итү өчен кулай төбәкләрдән санала һәм ике ел рәттән Россия Федерациясе регионнарының инвестиция климаты күрсәткечләре буенча Милли рейтинг нәтиҗәләре буенча беренче булып тора.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем региональ продукт үсеше 2015 ел белән чагыштырганда 102,5 % тәшкил итте. 2016 елның тулаем региональ продукт күләме 1 944,1 млрд. сумлык булды. Гомум икътисад үсешенә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы уңай йогынты ясады.

Узган елда сәнәгать җитештерүе өлкәсендә уңай динамика сакланган. 2016 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 2015 ел белән чагыштырып караганда 103,5% тәшкил иткән. Илдар Халиков Танекога акрынайтылган кокслау жайланмасын куюны елның мөһим вакыйгасы дип атады.

“Бу бездә нефть эшкәртүне иң югары дәрәҗәгә күтәрерде”, – диде ул. Илдә беренчеләрдән булып Аммоний газохимия комплексы сафка бастырылган. Түбән Камада полиэтиленның яңа биш төрен чыгара башлаганнар.

Узган елда 2 406,5 мең кв. метр торак тапшырылган. Авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы ел булган, 238,6 млрд. сумлык азык-төлек җитештерелгән. Татарстанда 27 меңнән артык гаиләгә, өченче балалары тууыга бәйле рәвештә, җир кишәрлеге бирелгән. Әмма Премьер-министр әйтүенчә, Казан һәм Яр Чаллы калаларында җир кишәрлекләрен бүлеп бирү буенча кыенлыклар әле һаман бар. “Әмма әлеге юнәлештә эш алып барыла”, - диде Илдар Халиков депутатларга.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен узган елда бюджеттан 339,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуның нәтиҗәсендә 311 ятим бала тораклы булган. “Быел әлеге максатларга 346,7 млн сум акча бүленгән. Бу тагын 305 ятим баланы фатирлы итү мөмкинлеге бирә. Әмма торакка 1243 кеше мохтаҗ”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен узган елда 137,1млн сум акча бүленгән булган. Нәтиҗәдә, шундый 42 гаиләнең фатир мәсьәләсе чишелгән. Халыкның айлык акча кереме 32 909,3 сум тәшкил икән. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 2,3 % ка артыграк. Әмма реаль акча кереме 2,6 % ка кимрәк булган.

Уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил итеп, узган елга карый 5,2% ка арткан. Реаль хезмәт хакы товарларга Татарстан Республикасының социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү күрсәтелгән хезмәтләргә түләү бәяләре индексы буенча исәпләгәндә 99,7 % тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россия субъектлары арасында 28 урында тора.

Премьер-министры хәбәренә караганда, Татфонбанк һәм Интехбанкта 1,4 млн сумнан артык кертемнәре булучылар акчаларының бер өлешен кире кайтара алачак. Әлеге эшне башкару идарә банкын билгели торган конкурстан соң мөмкин булачак. Аның әйтүенчә, Татфондбанкта кертеме булган 146 меңнән артык кеше (барысының 95 проценты) һәм Интехбанкта кертеме булган 26 мең кеше (98 процент) иминият акчаларын кире кайтарган.

“Хөкүмәтнең төп максаты — банклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кире кайтару”, – дип белдерде Премьер-министр үз чыгышында. “Кем гаепле, нәрсә эшләргә — бу сорауларга хокук саклау органнары җавап бирәчәк. Банклар банкротлыкка чыгуга бәйле бик күп сораулар бар. 2014 елның августында ук банкның хәлләре авыр икәне билгеле иде. Шул чагында банкка ярдәм итәргәме, әллә шунда “үлсен” дип ташлап калдырырга идеме. Алай иткән очракта, 2017 елда миңа мондый сораулар бирмәсләр иде. Юк. Бүген дә, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә Хөкүмәт кыен хәлләрдән качарга тиеш түгел, дип саныйм. Сораулар күп туа. Ник Үзәк банк безгә мәгълүмат бирмәгән, ни сәбәпле халыкара эре аудиторлар банкның хисабын ел саен раслаган, нигә дөньякүләм оешмалар Татфонбанкка югары рейтинглар биргән... ”, - диде Илдар Халиков. Ул шулай ук беренче эш итеп, идарә банкын ачыклау өчен конкурс үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

“Кызганыч, бер нәрсә дә, шул исәптән, парламент тикшерүләре дә кертемнәре булучыларга берни бирмәячәк. Безнең төп максат — акчаларны кире кайтару, активларны югалтмау”, - диде Илдар Халиков депутатлар сорауларына җавап биреп.

Әлбәттә, чыгыш ясаучы депутатлар тарафыннан сораулар да күпләп бирелде. Депутат Николай Рыбушкинны республикада “хрущевка”ларын бетерү максатыннан Хөкүмәтнең нәрсә эшләргә җыену-җыенмавы кызыксындырды.

“Мәскәүдәге кебек үк тузган тораклардан күчерү процессын гамәлгә ашыру, “хрущевка”ларны сүтү өстәмә чыгымнар сораячак”, – дип белдерде Илдар Халиков. Җир бәясе югары булганлыктан, Мәскәүдә “хрущевка”ларны сүтү икътисади яктан файдалырак икән. Мондый шартларда иске бинаны сүтеп, яңасын төзү җайлырак. “Җирнең 1 гектар мәйданы бәясе һәм торакның 1 квадрат метры кыйммәте дәүләттән мөмкин кадәр азрак акчалар җәлеп итеп, төзү эшләре башкарырга мөмкинлек бирә. Кызганыч, Россиянең башка калаларында, шул исәптән, Казанда да, бу өстәмә акчалар җәлеп итүне сорый. Без мондый үзгәрешләрне хуплыйбыз һәм алар алга таба да барачак. Әмма бу “хрущевка”ларга гына түгел, ә яшәү өчен яраксыз булган башка биналарга да кагыла”, - диде Премьер-министр.

Соңыннан фикер алышуларда  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, «Мәрхәмәт» депутатлар төркеме әгъзасы Роза Жаббарова чыгыш ясады.

«Хөкүмәтнең еллык эшләргә хисабын тыңлап без парламентның башкарма хакимият эшчәнлеген контрольдә тоту вәкаләтен тормышка ашырабыз, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сөйләшүгә йомгак ясап. - Әлеге хисапны ясар өчен күп эшләргә туры килгән. Республика министрлыкларында һәм ведомстволарында коллегия утырышлары узды. Депутатлар комитетларда төрле тармакларга кагылышлы өлешләрен тәфсилләп тикшерделәр”.

“Аңлашыла, хакимияткә үз эшен глобаль базарда тотрыксызлык хакимлек иткән, Россия икътисадында шактый катлаулы чорда алып барырга туры килә,” – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.