Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Казанда Россия белән Кытайның әйдәп баручы партияләре арасында партияара диалог үтәчәк

21 март 2017, 20:10

Казанда Россия белән Кытайның әйдәп баручы партияләре арасында партияара диалог үтәчәк
21 мартта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Казан” халыкара аэропортында Кытайның коммунистлар партиясе Үзәк комитеты делегациясен каршы алды. Алар белән бергә Кытай Халык Республикасы провинцияләреннән эшкуарлар да килде. Делегацияне Үзәк комитетның Халыкара бүлек башлыгы Сун ТАО җитәкли.

Кытай делегациясе Казанга 22-23 мартта “Бердәм Россия” һәм Кытайның коммунистлар партиясе арасындагы партияара диалогның алтынчы раундында катнашу өчен килде. Ә бизнес-миссия Евразия икътисади союзы һәм Яңа ефәк юлы проектларына корылган төбәк хезмәттәшлеге буенча форум үткәрәчәк.

Татарстан кытай партнерлары белән сәүдә, икътисад, фән, техника, мәгариф, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Ике көн дәвамында партияара диалог кысаларында Россия белән Кытай арасындагы багланышлар, партия эшендә яңа алымнар куллану кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Форум эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Югары совет Рәисе Борис Грызловның да катнашуы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Дәүләт Советы Рәисе – “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Пекин шәһәрендә “Бердәм Россия” һәм Кытайның коммунистлар партиясе арасындагы Бишенче Диалогында катнашкан иде. Анда партияләр арасындагы багланышларны, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасының стратегик бәйләнешен ныгыту мәсьәләләре каралды.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары