төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Рөстәм Миңнеханов: «Россия һәм Китай парламентара мөнәсәбәтләре – партнёрлыкның мөһим инструменты»

23 март 2017, 9:19

Рөстәм Миңнеханов: «Россия һәм Китай парламентара мөнәсәбәтләре – партнёрлыкның мөһим инструменты»
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай VI Эшлекле Форумында һәм "Бердәм Россия" партиясе –Кытай Коммунистлар партиясе» партияара диалогында катнашучылар белән очрашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлык характерында. Югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог бара, илләрнең халыкара һәм төбәк актуаль мәсьәләләре буенча уртак позицияләре бар. 2016 елда Россия Федерациясе белән КХР арасында Дустанә күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә имза салуга 15 ел тулды.

«Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышларга зур игътибар бирелә. Без Кытай белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын бик хуплыйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Республикада Кытай Рәисе Ху Цзиньтао әфәнде, КХР Дәүләт Советы Премьеры Ли Кэцян әфәнде, Бөтенкытай халык вәкилләре собраниесенең (парламентының) Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян әфәнде булганы бар. Татарстаннан делегацияләр шулай ук Кытай Халык Республикасында еш булалар.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, күптән түгел Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшләп килә. Кытайның кайбер провинцияләре компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Республика «Идел–Янцзы» уртак төбәк төркемендә актив эшли.

«Үткән ел Менделеевскта "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде. "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Парламентара һәм партияара хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе делегациясе составында Кытайда булды», - диде ул.

Җавап сүзендә Сун Тао әфәнде ассызыклаганча, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсә бара: «Безнең партияара диалог мәйданчыгындагы төп бурыч – төрле яклы партнёрлыкка һәм хезмәттәшлеккә ярдәм».

Ул республиканың Кытай белән төбәкара мөнәсәбәтләргә керткән өлешен югары бәяләде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары




Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.