Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото























«Бердәм Россия» партиясе – Кытай коммунистлар партиясе» диалогы утырышы - Казанда

23 март 2017, 14:55

«Бердәм Россия» партиясе – Кытай коммунистлар партиясе» диалогы утырышы - Казанда
Бүген Казан Ратушасында «Бердәм Россия» партиясе – Кытай коммунистлар партиясе» диалогының VI утырышы булды. Чарада катнашучылар партия төзелешенең яңа юллары, партия эшчәнлегенә яңа формалар кертү һәм киләчәктә иҗтимагый-сәяси тормышны тагын да демокриятияле итү хакында фикер алыштылар. Кытай Коммунистлар партиясе ҮК делегациясен Татарстан җитәкчелеге һәм “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге исеменнән Сәяси совет Cекретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Кытай делегациясе Казанга 22-23 мартта үтәчәк “Бердәм Россия” һәм Кытайның коммунистлар партиясе арасындагы партияара диалогның алтынчы раундында катнашу өчен килде. Делегацияне Үзәк комитетның Халыкара бүлек башлыгы Сун Тао җитәкли. Алар белән бергә Кытай Халык Республикасы провинцияләреннән эшкуарлар да килде. Алар Евразия икътисади союзы һәм Яңа ефәк юлы проектларына корылган төбәк хезмәттәшлеге буенча форум эшендә катнашачаклар.

Татарстан кытай партнерлары белән сәүдә, икътисад, фән, техника, мәгариф, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Ике көн дәвамында партияара диалог кысаларында Россия белән Кытай арасындагы багланышлар, партия эшендә яңа алымнар куллану кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Әлеге чараны ачу тантанасында  “Бердәм Россия” партиясе Югары Cоветы рәисе Борис Грызлов, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын җиткереп, Россия – Кытай элемтәләре, ике дәүләтнең үзара эшчәнлеге үрнәк булып торуын ассызыклады. Грызлов ике зур дәүләтнең идеологиясендә аерымлыклар бар, әмма ике партиянең аралашуы икътисад яссылыгында бара ала дип билгеләде. Ике дәүләт эшкуарларының нинди проектлар, килешүләр төзеячәге хакында да сөйләде. “100 процентлы Россия инвестициясе белән беренче Кытай сәүдә электрон платформасы бар, шулай ук Пекинда Россия – Кытай мәдәни-эш үзәге ачу мөмкинлеге турында фикерләшергә була. Моннан тыш, Россия – Кытай төбәкара хезмәттәшлеген үстерү һәм “Гохэ” Россия – Кытай беренче иминият компаниясе фондын төзү мөмкинлеге бар”, – диде ул. Мәскәү белән Пекин арасында төзеләсе юл араларны тагын да якынайтачак.

Борис Грызлов Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул бүгенге форумның илләрнең сәяси һәм икътисади хезмәттәшлегендә актуаль аспектлар буенча фикер алышуга мөмкинлек бирүен әйтте.

«Бердәм Россия» партиясе – Кытай коммунистлар партиясе» – ике илнең әйдәп баручы, төрле катлам гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы партияләр. Шуның белән бергә партияләр кабул ителгән кануннар, милли бюджет һәм башка яклар өчен җаваплы», – дип белдерде "Бердәм Россия" партиясе Югары советы Рәисе.

"Бүген партияләр арасындагы диалог барышында Россия – Кытай икътисади форумы үтәчәк, анда төбәкләр илләр арасындагы икътисади хезмәттәшлекне арттыру өчен төгәл проектлар буенча фикер алышачак , – дип сөйләде спикер. – Фикер алышу өчен генә түгел, имзалар өчен дә шактый проектлар бар».

Аерым алганда, 100 процентлы Россия инвестициясе белән беренче Кытай сәүдә электрон платформасы бар, шулай ук Пекинда Россия – Кытай мәдәни-эш үзәге ачу мөмкинлеге турында фикерләшергә була. Моннан тыш, Россия – Кытай төбәкара хезмәттәшлеген үстерү һәм «Гохэ» Россия – Кытай беренче иминият компаниясе Фондын төзү.

Бизнес вәкилләре иртән фикерләшкән күп сандагы проектлар бар, аларның нәтиҗәләре икътисади форумда җиткерелер», – дип билгеләп үтте Грызлов.

Ул Россия һәм Кытайның Азия-Тын океан төбәгендә, һичшиксез, лидерлар булуын шәрехләп китте. «Кытай коммунистлар партиясе һәм "Бердәм Россия" партиясе илләрнең стратегик хезмәттәшлегенә зур өлеш кертә», – диде "Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәисе.
«Бүгенге диалогның алтынчы утырышына һәм икътисади форумга без төбәк характеры бирергә карар кылдык. Россиядән һәм Кытайдан күпсанлы делегацияләр килде. Россия ягыннан Свердловск, Чиләбе һәм Төмән өлкәләре, Пермь крае, Кабардино-Балкария һәм Татарстан. Татарстанга без җылы кабул итүләре өчен рәхмәтлебез. Кытайдан делегацияләр Пекиннан, Эчке Монголиядән, Циндао һәм Чунцин шәһәрләреннән, Фуцзянь провинциясеннән булды», – дип йомгаклады ул.

Кытай коммунистлар партиясе Үзәк комитетының халыкара бүлек җитәкчесе Сун Тао, ике партиядә дә уртаклыклар күп, дип билгеләде. “Бу очрашу – төбәкләрдә, глобаль масштабларда калкып чыккан мәсьәләләргә чишелеш табу, ике зур дәүләтнең уртак фикергә килеп хәрәкәт итүе. Дөнья бик тиз үзгәрә, ике дәүләт арасында имзаланган килешүләрнең бер юнәлештә хәрәкәт итүе мөһим”, – диде Сун Тао.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мондый очрашу ике халык, ике партия арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга нигез сала, диде. “Кытай һәм Россиянең сәяси системалары җаваплы һәм лидер булган партияләргә нигезләнә. Бу партияләр һәрвакыт үсештә. Аларның үсеше партиянең яңадан-яңа туган мәсьәләләрне хәл итү, җәмгыятьтә булган сорауларга җавап бирә алуга бәйле. Көндәшлек зур, алдынгы позицияләрне югалтмас өчен, партияләр үзләре дә мөһим мәсьәләләрне билгеләргә тиеш. Ике дәүләтнең партиясе дә мондый үсешкә әзер, – дип сөйләде Татарстан парламенты спикеры. – Кытай Халык Республикасы белән төрле өлкәләрдәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне исәпкә алып, Кытай Тышкы эшләр министрлыгының Казанда үз Генераль консуллыгын ачуы өчен рәхмәтлемен. Якын арада Кытайда безнең Генераль консуллык та ачылыр дип өметләнәбез”.

“Татар-информ” МА язмалары буенча
Андрей Данилов фотолары