Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Разил Вәлиев: “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәргә кирәк!

21 март 2017, 15:01

Разил Вәлиев: “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәргә кирәк!
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2016 елгы эшчәнлеге турында хисабы буенча фикер алышуда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәргә кирәк!” – дип белдерде.

- Чыннан да, саный китсәң, эшләгән эшләр шактый икән. Бер ел эчендә генә 3 өр-яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы, 50 мәдәният йорты төзелү, 95 мәктәп, 53 балалар бакчасы, 43 мәдәният йорты ремонтлану бу өлкәләргә игътибар бирелү турында сөйли. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең архив һәм мәдәният хезмәткәрләренең аз булса да хезмәт хаклары арту да күңелдә беркадәр өмет уята, - диде Разил Вәлиев, - Шулай да бүген безне республиканың рухи нигезен тәшкил иткән милли мәгарифебез, милли мәдәниятебез, туган телебез язмышы бик нык борчый”.

Разил Вәлиев, ТР Мәгариф министр булып Э.Н.Фәттахов эшли башлагач, милли мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен бик күп игелекле гамәлләр кылынун әйтте, республика Президентының мәгариф өлкәсен һәрчак игътибар үзәгендә тотуына басым ясады. “Әмма, ни гаҗәп, күпме генә тырышсак, күпме генә яхшы законнар, программалар кабул итсәк тә, татар теленең куәте артмый, киресенчә, көннән-көн кими, хәтта чеп-чи татар авылларында да балаларыбыз бөек рус телендә аралаша бара, милли телдә белем бирүче укытучылар әзерләү, газета-журналларга чын әдәби телне белгән хезмәткәрләр, радио-телевидениегә саф татар телендә сөйләрлек журналистлар табу көннән-көн авырлаша бара. Унбер ел буе мәктәптә рус һәм татар телләрен тигез күләмдә өйрәнгән укучыларыбызның күбесе нәтиҗәдә өч сүзне кушып татарча җөмлә төзи алмый. Хәтта татар балалар бакчаларында, татар мәктәпләрендә дә балалар үзара татарча аралашмый. Без еш кына “баланың теле гаиләдә ачылырга тиеш”, дибез. Бик дөрес сүзләр. Әмма бүгенге гаиләләрдәге ата-аналарның яртысыннан күбрәге үзләре дә татар телен белми. Шулай булгач, алар ничек итеп балаларының телләрен татарча ача алсыннар ди?”.

Комитет рәисе соңгы елларда кайбер билингваль балалар бакчаларында ике дәүләт телен дә өйрәтү азмы-күпме үзенең нәтиҗәләрен бирә башлавын әйтеп, Татарстандагы ике дәүләт телен дә үзләштергән баланың киләчәге, тормыштагы өстенлекле перспективасы турында без аларга шул яшьтән үк тәфсилләп аңлатырга тиешбез, диде. “Бүгенге көндә Татарстан Конституциясе буенча бары тик бер вазыйфаи зат – Президент кына ике телне белергә бурычлы. Президент белгәч, ә ни өчен Премьер-министрга, Дәүләт Советы Рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә андый таләп куелмый? – диде Разил Вөлиев. - Югыйсә, без вертикальлек хакимлек иткән илдә яшибез бит! Дәүләт телен белмәгән дәүләт хезмәткәре дөньяның тагын кайсы илендә бар икән? Мәсәлән, Израильдә дәүләт телен өйрәнмәсәң, хәтта урам себерүче булып та эшкә урнаша алмыйсың. Беләм, минем бу сүзләремә иң беренче булып кайбер органнар үзләренчә игътибар итәр. Әмма дәүләт, республика күләмендә татар теленең дәрәҗәсен-статусын күтәрүнең мин башка юлын күрмим. Әгәр дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә, әлегә ипилек-тозлык дәрәҗәсендә генә булса да, ике дәүләт телен белү таләбен куйсак һәм телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырсак, әкренләп, боз урыныннан кузгалыр иде”.

Депутат һәр район үзәгендә һәм Казан каласында, Актаныш гимназиясе үрнәгендә, сәләтле балалар өчен мәктәп-гимназияләр ачу да милли мәгарифкә куәт өстәр иде, дип белдерде. “Милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсен чишәргә дә күптән вакыт җиткәндер. Минемчә, моны федераль университет кысаларында яисә махсус югары уку йорты булдырып хәл итү кулдан килмәстәй эш түгел”.

Разил Вәлиев үз чыгышында музыка сәнгате, эстрада, җыр сәнгатенең язмышы турындагы мәсьәләгә аерым тукталды. “1992 елда “Телләр...” турындагы закон һәм инде өченче мәртәбә бу законны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт программасы кабул ителеп, күпмилләтле республикабызда телләр мәсьәләсен кайгырту юнәлешендә шактый эшләр эшләнде. Чөнки без туган тел язмышының милләт язмышы икәнен, телсез милләтнең югалуга дучар ителүен яхшы аңлап эш иттек. Без әле дә “телсез милләт - милләт була алмый” дип тәкърарлыйбыз, - диде ул. - Ә җырсыз, моңсыз, музыкасыз милләт чын мәгънәсендә милләт була аламы соң? Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, бу проблеманы яхшы аңлап, узган елда эстрада сәнгатебезгә “Үзгәреш җиле” кирәклеген күтәреп чыкты. Аның бу тәнкыйди фикерләре җырчылар һәм музыкантларга, мәдәният-сәнгать җитәкчеләренә тәэсир итми калмады, билгеле. Ә, ныклап уйласаң, Президентның бу фикере сәхнәдә җил чыгару турында гына түгел иде. Ул татар эстрада сәнгатен камилләштерү, аның милли нигезен саклап калу эшен әлеге дә баягы балалар бакчасыннан, мәктәптән, музыка көллиятләреннән башларга кирәклеген күз алдында тотты, минемчә. Без аны, үзебезчә, шулай аңладык.

Ә боларны тормышка ашыру өчен мәгариф системасына да тиешле үзгәрешләр кертергә һәм “Телләр турындагы дәүләт программасы” үрнәгендә “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәргә кирәк. Элек-электән татар халкында популяр булган музыкаль драма жанрын җанландыру өчен музыкаль драма театры ачарга да вакыт җиткәндер”.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте

Андрей Дапнилов фотолары