Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Россия һәм Кытай бизнес вәкилләре социаль-икътисади мәсьәләләр хакында фикер алышты

23 март 2017, 17:31

Россия һәм Кытай бизнес вәкилләре социаль-икътисади мәсьәләләр хакында фикер алышты
Көннең икенче яртысында "Бердәм Россия" партиясе - Кытай коммунистлар партиясе" эшлекле форумы Казанның ИТ-паркында дәвам итте.

Кытай коммунистлар партиясе Үзәк комитетының халыкара бүлек җитәкчесе Сун Тао яңа халыкара багланышлар системасын будыруда Россия һәм Кытайның ролен билгеләп үтте.

Кытай коммунистлар партиясе вәкиле Россиягә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм "Казан - борынгы “Ефәк юлындагы” меңьеллык шәһәр", дип билгеләп үтте. Сун Тао сүзләренчә, Россия һәм Кытай интеграция процессында аерым урын тота. Ике ил дә яңа халыкара тәртип һәм глобаль идарә булдыруда шартлар тудыра.

Халыкара интеграция күзлегеннән караганда, Евразия икътисади берлеге үсеше һәм "Бер пояс - бер юл" концепциясе зур әһәмияткә ия. "Соңгы өч елда “Бер пояс - бер юл” инициативасы уңай яңгыраш тапты һәм 100 дән артык ил тарафыннан хупланды. Кытай предприятиеләре өч ел эчендә янәшәдәге илләр икътисадына 50 млрдтан артык доллар салды. «Бер пояс - бер юл» һәм Евразия икътисади берлеге бер-берсен тулыландыра, алар төрле илләрнең хезмәттәшлек үрнәге булып тора", - дип саный Сун Тао.

"Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәисе Борис Грызлов, форумда чыгыш ясаганда, Россия һәм Кытайның якын партнерлар булуын, ә Көнбатышның санкцияләр кертүе аларның якынаюына тәэсир итүен билгеләп үтте.

Борис Грызлов «Миллиард ярым халкы белән бик тиз үсүче Кытайның энергоресурсларга ихтыяҗ кичерүен», бу мәсьәләдә Россия ярдәм итә алуын җиткерде. Нефть һәм газ өлкәсендә дә үзара инвестиция проектлары планнары ниятләнүе әйтеп кителде.

Моннан тыш, Мәскәү — Пекин тизйөрешле магистраль төзелеше буенча сүз барганда, беренче этап булып, Мәскәү-Казан проекты тормышка ашырылачагы турында әйтелде. Грызлов Кытай партнерларының киләчәктә Мәскәүдән Пекинга кадәр сузыласы тиз йөрешле юл булган шартларда проектка кушыласыларын җиткерде. Магистраль эшләп киткәндә, ике башкала арасын узу вакыты өч тапкыр кыскарачак. Проектның гомуми бәясе — 245 млрд доллар.
Диалог нәтиҗәләре буенча ике документ – уртак "ГоХэ" иминият компаниясен һәм Россия-Кытай эшлекле-мәдәни үзәген төзү проектлары килешүләре имзаланды.

"ГоХэ" иминият компаниясен төзү буенча килешүгә "Синьнуо" Пекин инвестиция компаниясе генераль директоры Яо Кецзянь, Россия ягыннан — "Росгосстрах-Тормыш" генераль директоры Александр Бондаренко кул куйды.

Форум эшенә йомгак ясап Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси совет Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытай делегациясе составында бизнес вәкилләре булуының мөһимлегенә басым ясады. “Без бер-беребезгә үз мөмкинлекләребез турында ачыктан-ачык әйтеп сөйләштек. Тәгаенләнгән максатларга бергәләп, яңа көч белән барырбыз дип ышанам,” - диде ул.

«Татар-информ» МА язмалары буенча
Андрей Данилов фотолары