төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Идел буе парламентарийлары Чувашия Республикасының көнкүреш калдыкларын утильләштерү тәҗрибәсен өйрәнде

24 март 2017, 16:10

Идел буе парламентарийлары Чувашия Республикасының көнкүреш калдыкларын утильләштерү тәҗрибәсен өйрәнде
24 мартта Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең кырык сигезенче утырышында яшьләргә патриотик тәрбия бирү, моннан тыш, җитештерү калдыкларын утильләштерү темалары төп мәсьәлә буларак каралды. Чабаксар шәһәрендә узган утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ассоциациянең координаторы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Ассоциация утырышында катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко сәламләде. Аның әйтүенчә, Ассоциациянең төп максаты – Россия Федерациясенең законлылык базасын камилләштерү. “Быел безгә патриотик тәрбия, ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәте, аграр комплекска ярдәм күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү системасы буенча үз тәкъдимнәребезне җиткерергә кирәк булачак”, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Олег Мельниченко Россиядә шәһәр мохитен уңайлы итүгә юнәлтелгән масштаблы проектның башлануы турында да искәртте.

“2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителде. Моның максаты әйләнә-тирә мохиттәге проблемалы мәсьәләләргә, илнең экологик куркынычсызлыгына игътибарны юнәлтүгә бәйле. Закон чыгаручылар Ассоциациясе бу темадан читтә калмады, без эш планына экология һәм әйләнә-тирә мохит мәсьәләләрен дә керттек”.

Утырыш алдыннан Идел буе парламентарийлары биологик чистарту корылмалары, “Управление отходами” ябык акционерлык җәмгыяте, сортлау заводы, чистартучы суүткәргеч станциясендә юынтык суны эшкәртү корылмалары комплексы эше белән танышты. Барлык оешмалар инде берничә ел эшләп килә. Новочебоксарск шәһәрендә биологик чистарту корылмаларына реконструкция ясап, Иделгә агызыла торган суның сыйфатын яхшыртуга һәм күләмен киметүгә ирешә алганнар.

Каты көнкүреш калдыклары белән эшләү системасын үзгәртү һәм яңа проектларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә Чувашия Республикасы Россиядә территориянең экологик торышы уңай булган алдынгы төбәкләр исемлегенә кергән.

Калдыкларны саклау, сортлау һәм утильләштерү мәсьәләләре Идел буе федераль округындагы барлык төбәкләр өчен дә актуаль. Чувашия Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов үз чыгышында калдыкларны җыю һәм утильләштерү юнәлешендә закон чыгару базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Патриотик тәрбия буенча төбәк программаларын тормышка ашыру турында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин хисап тоты. “Идел буе федераль округында яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасы булдырылган, – диде ул. – Идел буе субъектларының күбесендә төбәк максатчан программалары эшләнгән, әмма аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Киләчәктә алар округтагы барлык субъектларда кабул ителергә тиеш”.

Традиция буенча Ассоциация утырышында Идел буе парламентарийлары социаль яктан әһәмиятле булган федераль законнарга карата үз фикерләрен җиткерде. Аерым алганда, Идел буе федераль округы закон чыгару органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турындагы законга үзгәреш кертү турында федераль закон проектын хупламыйча, үз искәрмәләрен юлладылар.

“Әлеге закон проектын кабул итү медицина ярдәме өчен түләү тарифының артуына китерәчәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта башка төрле мәсьәләләр дә каралды.

Ассоциациянең чираттагы утырышы Йошкар-Ола шәһәрендә июньдә үтәчәк.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.