Матбугат хезмәте |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Дәүләт Советының яңалыклары
Фәрит Мөхәммәтшин: “Европа Советы җитәкчелеге Россиядән башка бу оешманың тулы булмавын, гамәлләренең берьяклы гына булуын бик яхшы аңлый»
28 март 2017, 15:24
Бүген Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының ХХХII сессиясе башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ИТАР ТАСС мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.
«Европа Советы мәйданында Конгресста эшләү безнең регионнарга демократияне, җирле үзидарәләрне үстерү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен бик күп нәрсә бирде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин ИТАР ТАСС мәгълүмат агентлыгы журналисты белән аралашканда, - шул ук вакытта Совет җитәкчелеге дә Россиядән башка бу оешманың тулы булмавын, гамәлләренең берьяклы гына булуын бик яхшы аңлый».
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Россиянең Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессында эшләвен дәвам итүе бик мөһим дип саный. «Мөнәсәбәтләр төрлечә булды. Без Конгресс эшендә делегациябезнең статусын саклап кала алдык. Без биредә әлеге рупордан Европа эчендә һәм тышында килеп туган мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү максатында файдалану өчен калдык», - дип басым ясады республика парламенты башлыгы.
Россия Федерациясе делегациясенең Европа Советы парламент ассамблеясына әйләнеп кайту мөмкинлеге хакында сүз алышканда, Фәрит Мөхәммәтшин: «Хәзер бу турыда сөйләшүләр бара. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителер дип уйлыйм», - диде. Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе бу адымның бик тә уйланып ясалган булуын әйтте. «Әгәр сине ишетмиләр, санга сукмыйлар һәм синнән башка гына вәкаләтләреңнән мәхрүм итәләр икән, моны конструктив рәвештә бәяләп булмый», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ИТАР ТАСС МА буенча
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
|
08 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
|
15 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
|
22 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
|
29 |
30 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
|
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|